Ары авылы халкы: Урам утлары янмый, Аллаһ сынавымы икән әллә бу?

Бүген иртән Әтнә районының Ары авылында яшәүчеләр, дүртенче төн инде урам утлары янмый, дип хәбәр иттеләр. Сәбәбен райондагы белгечләрдән белештек.

— Ураза айларында авыл кешеләре ифтар ашлары уздыра. Мәчеттән кичке намаздан кайтучыларга бик караңгы. Безнең урамнарда пычрак, чокыр-чакыр, асфальт түгел. Аллаһ сынавымы икән әллә бу? Югыйсә районда электр челтәре оешмасы бар, килеп карап китсәләр, савабы булыр иде, — дип арылылар.

Район электр челтәрләре оешмасына шалтыраткач: «Авыл утлары авыл җирлеге балансында», — диделәр.

Күлле-Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев исә:

— Бу хакта хәбәрдар. Багана утларын авыл егете Руслан карап тора. Ул Биектау районындагы РЭСта эшли. Җил чыгу сәбәпле,чыбыклары өзелгән, күрәсең. Эшнең яртысын башкарган иде, өзеклекне төзәтеп бетерәсе бар. Әтнәдәге электр челтәре оешмасына әйттем. Алар бүген килеп карарга тиеш. Моңа кадәр сәбәбен үзем ачыклый идем. Әле хастаханәдә ятам,шуңа күрә бераз тоткарланды инде. Мәсьәләне хәл итәрбез, — дип җавап бирде.

ЯҢАРТЫЛДЫ (14:05): «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергәннән соң, 1-2 сәгать эчендә багана утларын ясап китткәннәр. Әтнә электр челтәре егетләренә рәхмәт.


Фикер өстәү