Ришат Төхвәтуллин туачак сабыена нинди исем кушачак?

Тиздән «ВТ» да Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән интервью чыгачак. Ришат белән концертларның сыйфаты, мәдәнияттәге проблемалар, аның продюсер буларак эше турында сораштык. Аз гына шәхси тормышына да кагылдык.

 

–  Әле бит сезнең иң зур рольгә әзерләнгән көннәрегез, Ришат. Тиздән әти буласыз! Хис-кичерешләрегез нинди?

– Әлегә аңламыйм да, ышанып та бетеп булмый. Белмим: нинди әти булырмын? Исемен дә таба алмыйбыз әле. Бәби тугач, Аллаһ боерса, аны кулга алгач, исемен дә табарбыз дип уйлыйбыз, – диде Ришат «ВТ»га.

 

Ришат белән Алиянең сабые сәламәт тусын дип телик!

Әңгәмәнең тулы варианты «ВТ»ның киләсе саннарында урын алачак.


Фикер өстәү