Кукмара блогеры Тәнзилә Идиатуллина: «Әнә сезгә ферма, дип үстерде әни»

Кукмара районының Вахит авылында гомер итүче, 30 ел буе сыер сауган Тәнзилә Идиатуллинаны республикада белмәгән кеше юк. Аны кая барса да таныйлар хәзер. Тануның сәбәбе – ул моннан 5 ел элек блогер булып китә. Үз тормышын, сыер савучының ничек яшәвен күрсәтә башлый. Беркайчанда фермада эшләвеннән, “доярка” булуыннан оялмый. Киресенчә, бу хакта горурланып сөйли.

Эш сәфәре буенча Вахит авылына килгәч, Тәнзилә апа белән берничә тапкыр очрашкан идек. Өйләрендә кунак булып чыкканыбыз да бар. Менә тагын очрашырга сәбәп булды. Бу юлы ул безнең редакциядә кунак булып китте. Тиздән матур юбилеен бәйрәм итәчәк. Ярты гасыр гомер узган да киткән. Без аның белән балачакка, яшьлек елларына кайтып килдек.

– Гаиләдә алтынчы кыз булып дөньяга килгәнмен. Әти мине малай булыр дип көткән инде. Минем туганны, үзе дә бәби табарга килгән безнең авылның хатыны Салиха апа шалтыратып әйткән. Кызыгыз бар дигәч, әтием бераз дәшми дә торган. Сүзсез калган. Шулай да, Равиянең хәле ничек соң дип сорап куйган. Әти белән әнинең миңа кадәр бер малайлары туган аның. Тик ул озак яшәмәгән. Мин әти малае булдым инде, – дип сөйли Тәнзилә апа.

Әтисен бик ярата ул. Комбайнер булып эшләүче Рәшит абыйның эштән кайтуын көтә. Тагын шунысы бар – 14 яшенә кадәр әтисе кочагныда йоклый. Бик кадерле бала булып үсә. Рәшит абый хәтта, үзе ашыйсы өлешне дә кызына бирә. Кызганыч, әтиле гомер озакка бармый. Ике елдан, 58 яшендә юл фаҗигасенә очрап Рәшит абый һәлак була.

– Ул чакта дүрт апам кияүдә. Лилия апам гына чыкмаган иде. Тормышның бар авырлыгы миңа эләкте. Мәктәпкә барганчы сыер савып китәр идем. Ул чишмәдән көянтә-чиләкләп су ташулар. Көненә ничә тапкыр төшеп менгәнбездер. Әни каты тотты. Барыбызны да эш белән үстерде. Йоклап ятмадык без. Иртәдән кичкә кадәр җыештырыр идек, юдык. Еллар узгач, без әнинең шулкадәр яхшы тәрбия биргәнен аңладык. Кеше йортына барып яшисе кызлар булганга шулай таләпчән булган инде ул. Алтыбыз да үз авылыбыз егетләренә кияүгә чыкты. Бик яшьли килен хезмәте күрсәткән кызлар без. Беребез дә аерылып йөрмәде. Барган җирдә таш булдык, – ди Тәнзилә апа. – Ирем Ришат белән җиденче сыйныфта укыганда дуслашкан идек. Сигезенчедә йөри башладык. Өйөләнешкәндә аңа – 20, миңа 18 иде. Төп йортка килен булып төштем. 32 ел каената-каенана белән яшәдем. Кызганыч, әти генә ике ел элек үлеп китте.

Тәнзилә апа кияүгә чыкканчы 10 ай бухгалтерлыкка укып кайта әле ул. Тик бу эшендә 3 ай гына эшләп кала. Аннары колхоз ашханәсендә хезмәт куя, соңрак сыер саварга менә.

– Бер-бер артлы ике кызым туды. Язиләм дә, Рамиләм дә авыл егетләренә кияүгә чыгып, матур итеп яшәп яталар. Берсе дә шәһәр димәде. Үзем дә шәһрләрдә яши алмас идем, — ди ул. – 30 ел сыер саудым. Эшемне шулкадәр яратып башкардым. Малкайларымны сагынып фермага барыр идем. Тик ике ел элек авырып киттем. 3 операция кичерергә туры килде. Бер ел буе хастаханә юлын тапмыйм хәзер. Тагын бер кат яшәсәм дә, авылымны сайлар идем. Сыерларымны да сагынам. Тик… әлегә булмый. Кабат җиңелрәк эшкә чыгарга да исәбем бар. Шундый матур җирдә, мул тормышлы авылда гомер итәбез. Безнең җитәкчеләр дә башка төрле ул. Хәлеңне беләләр, бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр китерәләр. Шуны интернетка куйгач, күпләр шаккатып яза.

Блогер эшен дә сорашам. Авыл хатынының эше болай да күп бит әле аның. Малы бар, бакчасы.

– Алты ел элек сыерны бетердек инде. Үгезләр асрыйбыз. Тик торган юк. Мин кичтән үк икенче көнгә нәрсә эшлисемне барлап ятам. Аннары телефонны да читкә куеп булмый. Язылучыларым көтә бит. Тормышымны күрсәтәм инде. Баштарак өйдәгеләрем дә аңлап бетерми иде. Хәер, кулга телефон тотып йөрүне кем аңласын. Хәзер әкренләр ияләшәләр инде, – ди Тәнзилә апа.

Интернетта карап баручылар белә: Тәнзилә Идиатуллина төп йортын кадерләп саклап тоткан кеше ул. Биш апасын җыеп, туып-үскән нигезендә Корьән ашлары укытып, әти-әнисен гел искә алып торды. Әтисе вафатыннан соң, ялгыз калган әнисен бер дә ташламый. Әнисе чишмә суын яраткач, көн саен су алып кайтып бирә. Ире дә ярдәм итә. Равия апаны бергәләп хастаханәләргә дә йөртәләр.

– Ришатка рәхмәт. Бер дә читенсенмәде. Әниемә кадер-хөрмәт күрсәтте. Әни бик кадерле булды ул. Барыбыз да авылда торгач, янына сукмак өзелмәде. Апаларым да, җизниләр дә якын итте. Балаларының бәхетле, пар канатлы икәнен күреп китте. 78 яшендә кулларымда җан бирде.Иң авыр хәсрәтем шул булды, — ди Тәнзилә апа. – Тагын шунысына сөенәм – нигезебезгә олы кызым белән киявем йорт салып чыкты. Шуның өчен бу балаларга чиксез рәхмәтлемен. Гомер сизелми дә уза икән. Әле кайчан гына әти кочагындагы нәни кызчык идем. Инде хәзер үзебез оныклар сөябез. Кияүләрем алтын, кызларым әти-әни дип тора. Каенанам белән дә әйбәт торабыз. Тормышыбыз җитеш. Гаиләм түгәрәк. Туганнарым янәшәмдә. Сеңлем дип кенә торалар. Мин бәхетле дияр өчен тагын ни кирәк?!


Фикер өстәү