Казанда җылылык бирү сезоны 20 апрельдә төгәлләнәчәк

Быел Казанда җылылык бирү сезоны 20 апрельдә төгәлләнәчәк. Татарстан башкаласы мэриясенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр ителгән.

“Гидрометеоүзәк фаразларына караганда, бүген көндез Казанда +18 градуска кадәр җылыта. 23 апрельгә кадәр республикада аномаль эссе һава көтелә. Тәүлеклек уртача температура нормадан +9…+15 градуска югарырак булачак”, – диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү