“Мин, син, ул – бергә тату ил” дип аталган бәйрәм үткәрелде

Бер-береңнең гореф-гадәтләрен белеп, аралашып дус яшәргә кирәк. Татулык шуннан башлана. А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты көллиятендә укучылар әнә шулай, ди. Биредә 1200 укучы белем ала. Араларында 27 төрле милләт вәкиле дә бар.

Шушы көннәрдә биредә “Мин, син, ул – бергә тату ил” дип аталган бәйрәм үткәрелде. Студентларның үзара тату яшәүләрен күрсәтте ул. Чара узасы бинага килеп керүгә үк борынын тәмле исләр кытыклады. Һәр катнашучы үзенең милли ризыгын әзерләп килгән иде. Татар, рус, әзербайҗан, төркмән, үзбәк, таҗик, чечен милләтеннән булган студентлар тәм-томнарын гына түгел, үзләренең матур җыр-биюләрен дә күрсәтте. Үз чыгышларында гореф-гадәтләре белән дә таныштырды. Туган яклары турында сөйләделәр.

– Бүгенге бәйрәм чарасында 1 курста укучы төрле милләттән булган укучылар катнашты. Барысы да бик яхшы итеп әзерләнгән. Дуслыкның нигезе – татулык. Бездә укучы студентлар дус яшиләр. Бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер алар, – ди көллиятнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Мөлекова.

Бәйрәмдә көллият директоры Кадрия Сибгатова да бар иде. Ул укучыларның чыгышларын аеруча яратты. Һәркайсына уңышлар теләде.

– Мин бик горурланып утырдым. Сез барыгыз да мактауга лаек. Алга таба да зур уңышлар телим. Милләтләрнең бердәм итүче һәм дуслаштыручы бәйрәм өчен оештыручыларга рәхмәт, — диде ул.

Чарада катнашкан һәр укучыга рәхмәт хаты һәм бүләкләр бирелде.

Зилә Гыйльманова, 1 курс студенты


Фикер өстәү