Моңарчы күрелмәгән хәл: иртәгә Татарстанда һава температурасы рекорд куячак

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, җомга – 19 апрельдә республикада температура рекорды көтелә. Көндез һава температурасы +22…+27, Казанда +23…+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

1973 елның шушы көнендә Казанда һава температурасы +22,6 градус тәшкил иткән. Метеокүзәтүләр чорында иң эссе 19 апрель булган бу.

Эш атнасының соңгы көнендә явым-төшем көтелми. Көндез көньяктан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил булачак.

Шимбә – 20 апрельдә урыны белән аз гына яңгыр явып үтәчәк. Көндез һава температурасы +17…+22, көнчыгыш районнарда +25 градуска кадәр җитәчәк. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы +11…+16 күрсәтәчәк.

Якшәмбе – 21 апрельдә көндезге сәгатьләрдә температура +19…+24 градус чикләрендә тирбәләчәк, төнлә +5…+10 градус булачак.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атнада да бик эссе һава көтелә: +22…+27 градус.


Фикер өстәү