Яшел Үзәндә коточкыч юл һәлакәте видеога эләккән

Бүген иртән Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 112нче чакрымында коточкыч авария булган. Фаҗига мизгелләре арттан килүче машинаның видеорегистраторына эдәккән.

“KazanFirst” язганча, “Нива” йөртүчесе сулга борылганда, “Maybach”, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозып, тыелган урында машинаны узмакчы була. Немец вездеходы “Нива”ны чын мәгънәсендә юлдан очырта.

Фаҗигадә “Нива” шоферы һәм пассажиры һәлак булган. Шулай ук “Maybach” пассажиры җәрәхәтләнгән.

 


Фикер өстәү