Владимир Путинның Төмән өлкәсе губернаторын шелтәләвенә ачыклык керткәннәр

Россия Президенты Владимир Путин кешеләр һәм аларның бәласе турында сүз барган очракта хакимият вәкилләреннән һәрвакыт итагатьлелек таләп итә. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга, кичә Хөкүмәт киңәшмәсендә Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моорның, су баскан урыннардан барлык кешеләр диярлек эвакуацияләнде, иң үҗәтләре генә калды, дигән сүзләреннән соң Путинның төбәк башлыгын шелтәләвен аңлатып үткән. Бу хакта “Газета.Ру” яза.

«Президент – кешеләргә карата һәрвакыт игътибарлы мөнәсәбәттә, һәм хакимият вәкилләреннән дә кешеләр турында, аларның бәласе турында сүз барганда, итагатьле мөнәсәбәт таләп итә. Бу җәһәттән ул, чыннан да, бик таләпчән”, – дигән Кремль вәкиле.


Фикер өстәү