Яшьләр дә белсен. Баулыда дуслыкны саклау турында сөйләштеләр

«Киләчәк буыннарга безнең традицион кыйммәтләрне тапшырырга кирәк». Татарстан халыклары ассамблеясы Советы Президиумының Баулыда узган күчмә утырышында республикада милләтара тынычлыкны саклауның әһәмияте турында сөйләштеләр.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

– Баулы районында милли-мәдәни үсешкә, туган телләрне өйрәнүгә, яшьләргә милләтләр, диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә, бу безнең күпмилләтле республика өчен бик мөһим, – диде ул.

Аның фикеренчә, бүген яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

– Һәр халыкның буыннан-буынга күчкән традицион кыйммәтләрен яшьләргә тапшырып, аларны бүгенге җәмгыятьтә тормышка ашырырга кирәк, – диде ул.

Хәзерге вакытта Баулыда барлыгы 40лап милләт вәкиле яши.  Районда татар, чуаш, удмурт милли-мәдәни үзәкләре һәм Рус милли-мәдәни берләшмәсе бүлеге, 9 милли мәктәп бар. Ел саен һәр милли бәйрәмгә зур игътибар бирелә Баулыда. Моннан тыш әле «Пилмән фест», «О, крошка», «Токмач бәйрәме», «НеобыЧАЙный чай» гастрономия фестивальләре дә уза.

– Безнең өчен районда яшәүче һәр милләтне тигез күреп, телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен бертигез дәрәҗәдә кайгыртып яшәү мөһим. Бер-беребезнең мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәт белән караганда гына без тынычлыкта һәм татулыкта яши алабыз. Барлык милли-мәдәни үзәкләр, кулга-кул тотынышып, бәйрәмнәр үткәрәләр, район тормышында актив катнашалар, – дип сөйләде Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров.

Парламент башлыгы сүзләренчә, халыклар ассамблеясы Советы Президиумының күчмә утырышлары тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирүе белән дә әһәмиятле.

– Безнең күпмилләтле республикабызны таркатырга, икътисад үсешенә йогынты ясарга тырышсалар да, нәтиҗәсе булмады. Ничек бер зур тату гаилә булып яши идек, шулай яшибез дә. Бу – шул исәптән, сез урыннарда уздыра торган эш нәтиҗәсе дә. Бу – безнең нигез, сакланырга тиеш байлыгыбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, бу җәһәттән Баулыда башкарыла торган эшчәнлеккә югары бәя биреп.

Дәүләт Советы Рәисе район халкына күршеләр хакында да онытмаска кушты. Ул су басудан зур зыян күргән Оренбург өлкәсенә ярдәм итәргә чакырды. Татарстан халыклары ассамблеясында да Оренбург халкына дип гуманитар ярдәм җыялар.

Баулыга сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин районда тернәкләндерү үзәге оештырган Марат Ильясов белән дә очрашты. Юл һәлакәтенә очрап, аяксыз калган Марат, актив тормыш рәвешен кайтарып кына калмыйча, башка мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус программалар әзерләгән, аякка басарга ярдәм итә торган тренажерлар булдырган.

 


Фикер өстәү