«Күптән түгел бер кардәш: «Хәзрәт, балаларны рәхмәт әйтергә өйрәтегез әле!» — диде»

Соңгы вакытта бер начар гадәт, күренешкә тап буласың. Балалар арасында гына түгел, хәтта зурлар арасында да еш очрый ул. Ул да булса рәхмәтсезлекнең артуы.

Гап-гади «рәхмәт» сүзен әйтә белмибез бит. Аның олылары белмәгәч, балаларга каян килсен ул?! Әйе, чыннан да, бу – бик мөһим проблема. Әлбәттә, бөтен кеше дә андый түгел. Әмма яхшылык эшләгәнгә рәхмәт әйтәсе урында, шулай тиеш дип уйлап, бернәрсә дә булмагандай башын аска иеп китеп баручылар күбәйде.

Әле күптән түгел бер кардәш: «Хәзрәт, балаларны рәхмәт әйтергә өйрәтегез әле, бигрәк рәхмәтсезләр бит», – дип мөрәҗәгать итте. Ни булганын сорагач, бәйнә-бәйнә сөйләп китте кардәшем: «Район үзәгеннән авылга кадәр бер егетне машинама утыртып алып кайттым. Үзе әйткән җирдә төшереп калдырдым. Бу егет акча бирү түгел, рәхмәтен дә әйтмичә төшеп калды. Акчасы юктыр, ярар, дип, бу яшь егетне акларга тырышсам да, рәхмәт тә әйтмичә төшеп китүе күңелне рәнҗетте. Аптырагач, машина тәрәзәсен ачтым да: «Энекәш, минем машинама утырып кайтканың өчен, рәхмәт сиңа дип, артыннан кычкрып калдым. Борылып та карамады, атлавын белде»…

Әйе, балаларыбыз гына түгел, үзебез дә кайчак күңелне җылыткан шул «Аллаһның рәхмәте булсын» яки «Бик зур рәхмәт сезгә, ярдәмегез тиде, ике дөньяда да Раббыбыз әҗерен бирсен», дип әйтергә саранланабыз. «Аның эше ул, эшләсен, шулай тиеш», дип уйлыйбыз. Кассада утыручы хезмәткәр кибеттә җыйган тәмлүшкәләреңне пакетка тутырып ук бирергә тиеш. Шулаймы? Шулай. Нинди дә булса бәйрәмнең дә үз оештыручылары бармы? Бар! Бәйрәмдә бөтен эшне (оештырудан алып, син аяк астыңа ташлаган чүп-чарны җыештыруга кадәр) алар эшләргә тиешме? Тиеш! Без шулай уйларга гадәтләнгән.

Ә бу безне рәхмәтсезлеккә этәрмиме соң? Ә бит тәрбияле кеше һәр очракта да үз рәхмәтен белдерер. Синең рәхмәтле булуыңа башка кешенең дә күңеле булачак, рәхмәтле була белгәнең өчен, үзеңә дә әҗер-савабы язылачак. Димәк, икеләтә, өчләтә отышта каласың. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم дә: «Кешеләргә рәхмәт әйтмәгән кеше Аллаһыга да шөкер итмәгән булыр», – дип әйтеп калдырган (Тирмизи, 1955).

Бу хәдис тә динебезнең күркәмлеген тагын бер ассызыклый, кешеләргә рәхмәтеңне кызганмаска өнди. Балаларыбызны да хәреф танырга, санарга, язарга, белмәгәнне белергә өйрәткән укытучыларына дәрестән соң рәхмәт әйтергә өйрәтик, «Бик күп нәрсәгә өйрәттегез, Аллаһның рәхмәте булсын Сезгә», – дип әйтү авыр түгел ләбаса. Укытучының дә күңеле була, аның күңелендә рәхмәтле бу балага тагын да күбрәк ярдәм итү, терәк булу хисе барлыкка киләчәк, чөнки яхшылыкның кадерен белеп, рәхмәтле була белгән кешегә хөрмәт зур.

Тәмләп ашагач, әниебезгә, әбиебезгә (ә без ирләр – хәләл җефетебезгә дә) җылы сүзләрне кызганмыйк. Әтиебез берәр күчтәнәч алып кайтса, «әтием, алтыным, Аллаһының рәхмәте булсын сиңа, мине сөендергән өчен Аллаһы сине дә сөендерсен», – дип әйтергә өйрәник. Шөкерле кешеләрдән булсак, тормышыбыз да ямьләнер, кешеләр арасында да дәрәҗәбез үсәр.

Шуны да онытмыйк, кардәшләрем: шөкер итә, рәхмәтле була белсәк, Раббыбыз да нигъмәтләрен тагын да арттырыр һәм бәрәкәт бирер. Аллаһ тәгалә Коръәндә әйтте: «Менә Раббыгыз: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез (рәхмәтле булсагыз), Мин, һичшиксез, сезгә арттырып бирермен, ә инде нигъмәтемне инкарь итеп, көферлек кылсагыз, дөреслектә, Минем газабым бик каты», — дип белдерде»(«Ибраһим» сүрәсе, 7нче аять).

Балаларыбыз да, үзебез дә безгә яхшылык кылган кешеләргә рәхмәтле була белсәк иде. Раббыбыз тәүфыйк, һидәят биреп, изгелек кылучыларга рәхмәтебезне кызганмыйча, бер-беребезне хөрмәтләп яшәргә насыйп итсә иде. Әмиин!

Раил хәзрәт Фәйзрахманов


Фикер өстәү