Дин белән бәйле 6 сорауга ҖАВАП. Кешбэк гөнаһ саналамы?

Көн тудымы – хәбәр. Вакыйгаларга, мәгълүматка бай чорда яшибез. Шушы ташкында адәм баласында әледән-әле сораулар да туып тора. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга ачыклык кертергә булдык. Аларга Мөдәррис хәзрәт Гыймранов җавап бирә.

Тәсбихне кендектән аста тотарга ярамый, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

– Тәсбихне кендектән аста тотарга ярый. Бу – хәрам дигән хөкем юк. Әмма әгәр тәсбихтә Аллаһ сүзе язылган икән, ул теләсә кайда аунап йөрмәсә яхшы булыр иде. Без «сөбханалла», «Аллаһу әкбәр» дигән сүзләр әйтәбез, Аллаһы Тәгаләне зурлыйбыз. Тәсбихне кендектән аста тотарга ярамый дигән сүз дә шуны күздә тотып, Аллаһы Тәгаләгә хөрмәт йөзеннән әйтелә.

Кабер өстенә ясалма чирәм җәяргә ярыймы?

– Кабер, мәетләргә бәйле бик күп дөрес булмаган мәгълүмат, ырымнар бар. Адәм баласы гел шундый гайре әйберләргә тартыла бит ул. Гомумән, мәетне юу, кәфенләү, җеназа намазы уку, җирләү төп дүрт фарыз булып торса, калган барысы – өстәмә сөннәт яки гореф-гадәт. Шуңа күрә кабер өстенә ясалма чирәм җәяргә  кирәкми. Ник дигәндә, бу безнең динебезгә дә, милләтебезгә дә хас әйбер түгел. Рәсүлебез бер ботакны сындырган да берсен бер кабергә, икенчесен икенче кабергә кадап куйган. «Ни өчен шулай эшләдең?» – дип сорагач, ул: «Алар икесе дә – кабер газабында. Менә шушы ботак кипкәнче ул аларга сәдака китереп торыр», – дип әйтә. Шуңа күрә кабер өстенә тере әйбер утыртырга кирәк. Әмма ул зур үсеп, кабергә комачаулый торган куак булмаска тиеш.

Өйгә ремонт ясый башладык. Тәрәзәдән ишек ясап, бүлмәне бераз үзгәртмәкче идек. Әби болай эшләргә ярамый, йорттан тынычлык качачак, ди. Безгә ни эшләргә икән? Бу дөрес сүзме?

– Бу да – шул ук төрле юрауларга, ырым-шырымга ышану галәмәте. Йорттагы тынычлыкны кем бирә? Раббыбыз, адәм баласының хәләл ризыгы, аның кылган гамәлләре. Адәм баласының язмышына Аллаһ тарафыннан ниндидер сынау, фетнә язылган икән – бу котылгысыз. Ишек тәрәзәдән ясалса да, түшәмнән куелса да,  ул барыбер булачак. Шуңа күрә Аллаһка тапшырып, бисмилләһир-рахмәнир-рахим дип, моны эшләсәң була.

Хезмәт хакы килә торган банк картасы белән әйбер сатып алгач, кире кайткан акча (кешбэк) гөнаһ саналамы?

– Күпләрне борчыган сорау бу. Монда, дөрестән дә, уйланырга җирлек бар. Банк сиңа беркайчан да бушка акча бирми. Гадәттә, кибет белән банк арасында үзара килешү була. Кайбер галимнәр, имамнар хезмәт хакы килә торган банк картасы белән әйбер сатып алгач, кире кайткан акча (кешбэк) бик үк дөрес түгел, шикле гамәл дип саный. Шуңа күрә монда өздереп кенә җавап биреп булмый. Без моны тикшереп, төбенә төшәргә тырышып, анда нинди система ятуын ачыклап, белешкәннән соң гына төгәл җавап биреп булачак.

Кабер янында укыла торган доганы кәгазьгә бастырып, рамка эченә тыгып, чардуганга беркетеп куйсаң ярыймы икән? Бөтен кеше доганы яттан белми бит. Кабер янына килгән һәркем шул язудан карап укый алыр иде.

– Болай эшләсәң ярый. Моның бер гөнаһы да юк. Әмма вакыт узу белән бу рамкадагы кәгазь җиргә төшеп, Аллаһ, пәйгамбәребез исеме, салаватларга тап төшәрлек, кадерсезләрлек булмасын. Күп кенә районнарда зиратка кергәндә биредә үз-үзеңне тоту, кабер янында укырга тиешле догалар язылган зур такта тора. Болай эшләсәң, тагын да хәерлерәк. Сүрә укырга теләүчеләр үзе белән махсус китап та алып бара ала.

Дүртенче буын туганнарга никахлашырга ярыймы? Шәригатебез моңа нинди карашта?

– Дүртенче буын туган белән никахлашырга ярый. Динебез тарафыннан бу рөхсәт ителгән. Кайбер очракларда хәтта хуплана да.

 


Фикер өстәү