Түр өйдә тыныч кына телевизор карап утырган Сания кинәт кенә кычкырып җибәрде:
– Кызым, тиз генә монда чык! Тиз чык!
Әнисенең юкка-барга чәбәләнмәгәнен белгән Рәзинә, онлы кулларын да сөртмичә, йөгереп керде.
– Нәрсә булды, әни? Берәр җирең авыртып киттеме әллә?
Сания шул дәрәҗәдә каушаган иде, бер мәлгә сүзен әйтә алмый торды. Бары телевизорга ымлады. Рәзинә дә башын шул якка борды һәм… телдән калды. «Жди меня» тапшыруы бара икән, анда экран тутырып Рәзинәнең бала чакта төшкән фотосы тора иде. Үз күзләренә ышанмыйча, Рәзинә күзләрен стенага күчерде. Анда да шул фотоны күргәч, «Әни, мине эзлиләрме? Кем эзли? Үз әнием табылганмы әллә?» – дип, күңеленә килгән сорауларны тезә-тезә, Сания янына барып утырды.
Фотосурәт ниндидер таныш түгел ир-ат кулында иде.
– Бертуган сеңлем Люданы эзлим. Людмила Игънатьева. Аңа хәзер 22 яшь тирәсе булырга тиеш. Мин аның туган көнен хәтерләмим. Аның белән аерылышканда аңа ике яшь ярым тирәсе булгандыр, миңа алты яшьләр иде. Икебезнең арада Игорь исемле энебез дә бар. Бу фотоны без Людага ике яшь тулган көнне төшергән идек. Шул елны әти безне ташлап чыгып китте. Әни моны бик авыр кичерде. Бер хезмәт хакына яшәве дә авыр булгандыр инде. Көннәрдән бер көнне ул безгә: «Әйдә, әтиегез янына барабыз!» – диде. Дүртебез вокзалга киттек. Әни мине җитәкләде, энем белән сеңлемне урындыкка утыртты да: «Шушында гына утырып торыгыз, без хәзер абыегыз белән билет алып киләбез», – диде. Алар утырып калды. Без киттек. Әни инде билет алган булган. Без икебез поездга утырып киттек. «Әни, Люда белән Игорь калды бит», – дигәч, ул: «Аларны әтиең килеп ала, без шулай килештек. Без әбиең янына кайтабыз», – диде. Сабыйлыгым белән ышандым, әле әтигә үпкәләдем дә. Нигә мине түгел, Игорьны үзе белән алды икән дип. Әтиебез хәтердә бик бала җанлы булып истә калган. Нигә ташлаган ул безне, ник эзләмәгән, ник килеп алмаган – әлегәчә аңа җавап таба алмыйм. Баксаң, әни мине алдаган икән. Мин чын дөресен күп еллар үткәч кенә белдем. Әни үлгәч, әбием сөйләде. Шушы фотоны бирде. Туганнарыңны эзләп тап, – диде. Игорьны эзләргә бернинди мәгълүмат та юк. Люданы булса да табасы иде…
Тапшыруның нибары берничә минут барган шушы өлеше беткәч тә әле Рәзинә дә, Сания да, айный алмыйча, бераз тын утырдылар. Экранда инде башка язмышлар башланды.
– Шаккатмалы хәл, име, кызым… Карале, нинди могҗиза булды бит… Ничә еллар берсен-бер калдырмый шушы тапшыруны карап бардым. Бушка, тиккә булмады… Үзем исән вакытта туганнарың табылсын иде дип, күпмеләр теләдем. Йә, кызым, әйдә, редакциягә шалтырат тизрәк.
Калганы әкияттәге кебек тиз булды. Ике атна дигәндә инде, күп бүләкләр, күчтәнәчләр төяп, башкаладан кайткан Михаил Санияләрнең зур өендә түрдә кунак булып утыра иде.
– Мәктәптән соң төзелеш институтында укыдым. Әби үлгәч, Мәскәүгә барып урнаштым. Зур төзелеш оешмасында мастер булып эшлим. Акчаны әйбәт алам. Бер бүлмәле фатирым, машинам бар… Сез риза булсагыз, сеңлемне бер-ике атнага Мәскәүгә кунакка алып китәр идем…
– Барсын, барсын. Әле отпускысының ике атнасы бар бит, иркенләп сөйләшегез, аралашыгыз, ял итегез…
Люда-Рәзинә абыйсы белән киткәннән соң, Сания күңелендә ниндидер борчу барлыкка килде. «Китеп өлгермәде, инде кызымны сагындым да, әйтерсең беренчесен озатам, ничә ел Казанда укып, инде шунда эшкә урнашкан бала бит», – дип тиргәде үзен.
Балалар йортыннан алып кайткан, төгәлрәге, анда беренче тапкыр күргән көннән алып, Рәзинәсе йөрәгенә бик якын шул. «Минеке, минеке генә ул! Үземнеке!» – дип яшәде. Бөтен күңел җылысын бирде. Ул гына түгел, ире Харис та бик яратты аны.
– Ничекләр тәвәккәлләдек, ничекләр алдык, иеме, карчык, – ди иде.
Рәзинә үзе дә яратып туймаслык бала иде шул. Үзе чибәр, үзе ягымлы. «Әти-әни» дип кенә торды. Әйбәт укыды, матур җырлый, бии. Кул эшләренә дә кулы ятып кына тора. Балалар йортыннан кайтканда Надя исемле иде ул. Татар авылында үзенә алга таба читен булыр, үткән тормышын гел искә төшереп торыр дип уйлап, кызга яңа исем куштырырга булдылар. Дүрт яшьтә булса да, кыз яңа исемгә бик тиз ияләште. Ул инде үзенең Надя икәнен дә оныткан иде. Анысы да бит аңа балалар йортында кушылган исем. Әниләре аларны калдырып киткәннән соң әле алар урындыкта шактый тыныч кына утыра. Аннан Игорьның ашыйсы килә башлый. Һәм ул каядыр китеп югала. Кечкенә кызны елый башлагач кына күреп алалар… Менә шулай ул балалар йортына килеп эләгә, Игорьның язмышы гына бүгенгәчә билгесез кала.
…Эч пошканын басар өчен ниләр генә эшләп карамады Сания. Берсен башлый, икенчесен ташлый. Тик берсен дә юньләп эшли алмады. Нәрсәгә шулай борчылам соң инде, Михаил ышанычлы, тәртипле кеше кебек күренде, үз абыйсы белән бит кызым дип, күңеленә килгән шөбһәле уйларны куарга тырышты. Көнләшәм, ахры, дип тә, чын эгоист икән мин, дип тә үзен битәрләде…
Күңел борчуларын Рәзинәсенең, гадәттәгечә, иртәле-кичле шалтыратып сөйләшүләре бераз киметсә дә, хәленнән килсә, Сания аны сулышы белән тартып кайтарыр иде. Рәзинә бер атнадан кайтты. Михаил аны озата кайтып, тагын берничә көн кунак булып китте.
Рәзинә Мәскәү хәлләрен әллә ни җәелеп сөйләмәде. Тик аннан кайтканнан соң Сания аның үзгәрүен, абыйсы шалтыратса, бүлмәдән чыгып сөйләшүенә игътибар итте.
Чираттагы ялы тәмамланып, Казанга киткәч тә әле башта барысы да элеккечә булды. Иртә белән торуга: «Әни, мин тордым. Минем барысы да әйбәт. Сездә нихәлләр соң?» – дип шалтырата. Кичен эштән кайткач та озаклап сөйләшәләр. Менә борчылуларым юкка булган бит, барысы да элеккечә. Шөкер, юкка курыкканмын икән, дип тынычланды Сания.
Беркөнне исә телефонына Рәзинәдән СМС килеп төште. «Әни, әти! Зинһар өчен, мине гафу итегез! Мин бүтән авылга кайтмыйм. Эштән киттем. Фатирны хуҗасына тапшырдым. Абый янына китәм. Аның тормышта бик авыр вакыты. Ул Мәскәүдә яшәми. Мастер да түгел. Ул караклык өчен берничә тапкыр төрмәдә утырып чыккан. Әбидән калган иске йортта, бик еракта яши. Минем аңа терәк буласым килә. Шунда яшәргә китәм. Адресны әйтмим. Телефон номерым үзгәрә. Мине эзләмәгез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. Мин сезнең белән бик бәхетле булдым. Әмма бердәнбер туганымны авыр хәлдә ялгыз калдыра алмыйм. Без әле Игорьны да эзлибез. Бәлки аны да табарбыз. Тагын бер кабат гафу итегез мине…»
Үз күзләренә үзе ышанмыйча, Сания бу хәбәрне кат-кат укыды. Аннан соң ире Хариска да укытты.
– Безгә хәзер нишләргә икән? Нишләп карыйк, әтисе?
Харис та бу хәбәрдән югалып калган, алай да, әйдә, элекке номерына шалтыратып карыйк, бәлки әле алыштырып өлгермәгәндер, диде. Тик телефон җавап бирмәде…
Бәлки үзе кире уйлар, бәлки хәбәр салыр дип, алар телефонны кулларыннан да төшермәде. Ай артыннан ай үтте. Рәзинәләре язмады да, шалтыратмады да. Әйтерсең суларга төшеп югалды.
– Нигә шулай килеп чыкты? Нәрсәдә ялгыштык? – дип, икәүләп бу сорауларга җавап таба алмый интекте Харис белән Сания. «Минем гаеп инде бу, мин бит еллар буе туганнары табылсын иде дип теләдем… Никләр шул көнне телевизорны кабыздым да никләр генә шул тапшыруны карадым», – дип үзен битәрләде Сания. Моңарчы кан басымының ни икәнен белмәгән Сания көненә ничә тапкырлар дару эчә. Йөрәге дә әле кинәт хәлсезләнә, типкәне дә сизелми башлый, әле шашып тибеп, егәрен ала. Иренең табибка барып күреник дигәненә дә үтәр әле, менә кызыбыз кайтыр да, барысы да әйбәт булыр, дип каршы төшә килде.
Күңеле ташыганда утыра да Рәзинәсенә әйтәсе сүзләрен шигырь итеп тезә Сания. Төннәр буе яза. Күңеле бушанып, куллары арып, күзеннән яшьләре таммый башлаганчы яза. Харис инде аны үгетләп азапланмый. Шулай җанына тынычлык таба икән, шулай юансын инде ди. Ә бер иртәдә аны әнә шул шигырьләр дәфтәренә капланып яткан килеш тынсыз таба Харис. Чип-чиста, ап-ак биттә нибары биш юл:
Йөрәгемнән өзелеп төшмәсәң дә,
Түрләрендә идең бит, балам.
Үпкәләмим сиңа, рәнҗемим дә,
Бәхетле бул, газиз багалмам!
Сакла аны, газиз бер Аллам!
…Саниянең кырыгын үткәргән көнне Харисларның капкасы ачылды. Кулына юл чемоданы тоткан Рәзинә кыяр-кыймас кына капкадан үтте дә чолан яңагына куелган кыңгырау төймәсенә басты. Өйгә туры керергә кыюлыгы җитмәде аның. Ишектән чыккан Харисны күргәч тә ул, күз яшьләрен көчкә тыеп, ишетелер-ишетелмәс кенә: «Мине кабат өйгә кертәсезме? Гафу итә аласызмы мине?!» – диде.
Харис бер сүз дә әйтмәде. Ике күзеннән гөрләп яшьләре акты да акты. Берни эндәшми генә өй ишеген ачты.
Рәзинә башын иеп кенә өйгә үтте. Күзләре белән әнисен эзләде. Түр өйдә җыйналып бетмәгән өстәлләрне күреп коелып төште.
– Соңга калып кайттың… Әниең сине шундый көткән иде… Көтеп җиткерә алмады… Үземнән генә торса, мин сине гафу итә алмаган булыр идем… Сине өемә дә кертмәс идем… Тик әниеңнең соңгы сүзләре сиңа рәнҗемим дә, үпкәләмим дә булган, сиңа Аллаһтан бәхет сораган… Аның теләкләренә каршы килә алмыйм. Менә үзең укырсың…
Рәзинәгә Саниянең калын дәфтәрен бирде дә: «Бөтенләйгә дип кайтуыңмы?» – дип сорады Харис. «Кызым» дигәне тел очында эленеп калды. Бу кадерле сүзне кабатларга әзер түгел иде шул әле ул.
– Бөтенләйгә, әти. Авылдан беркая китмим. Монда эш табам. Абый белән арамны бөтенләйгә өздем. Ул элекке гадәтен ташлый алмады. Аны тагын кулга алдылар. Минем гаиләм сез булгансыз икән… Кичер, әни!.. Гафу итә алырсыңмы, әти?..
…Харис җавап бирмәде. Сүзсез дә аңлашыла бит дип уйлады.
Гөльяр
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat