Фаҗигале хәл Азнакай районының Актүбә поселогында килеп чыккан.
11 яшьлек мәктәп укучысы хоккей буенча тренировкадан кайткач, әбисенә хәле начарлануы турында әйткән. Малай күкрәк янында авырту сизгән булган. Якыннары тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Әмма табиблар килеп җитеп, малайның инде үле булуын хәбәр иткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat