Кызлар – әтиләрен, әтиләр кызларын ныграк ярата, диләр. Аларны ниндидер күзгә күренми торган җепләр бәйли, имеш. Бу чыннан да шулаймы? Кыз әтисе булу – ничегрәк ул? Әти белән кыз арасында серләр була аламы? Бәйрәм сораштыруында әнә шул хакта сөйләштек.
«Түлке әнигә әйтмә…»
Зөлфәт Зиннуров, «Татар радиосы» баш мөхәррире (2 кыз әтисе):
– Кыз бала әтисе булу – горурлык, шатлык ул. Хатыным өченче балага узуга, мин инде: «Алла боерса, тагын бер кызым була!» – дип йөргән идем. «Гендер-пати» үткәргәндә дә кыз булуына шигем юк иде диярлек. Һәм, көтмәгәндә, малай икәне билгеле булды! Кызларны әтиләрен аеруча ярата, дисәләр дә, безнең гаиләдә балалар алай безне аералар димәс идем. Аналарын да, мине дә яраталар кебек. Хәер, бу сорауны кызларның үзләренә бирергә кирәк. Әзрәк серләшкән чаклар була инде. «Түлке әнигә әйтмә», – дип сөйләгән сүзләре, ниндидер төрттерү, шаярулары бар инде. Сүземдә торам: алар сөйләгәннәр безнең арада гына кала. Әмма ниндидер эч серләрен миңа гына сөйлиләр, дип әйтә алмыйм. Мин алай булуын теләмим дә. Балаларның үз тормышы булырга тиеш. Алар бит – шәхес. Үзләренекен үзләре генә белеп, үз серләре булып формалашсыннар. Һәркемнең үзе генә белә торган сере булырга тиеш дип саныйм.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat