Күренекле татар шагыйре Клара Булатова вафат. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Клара Булатова 18 мартта ТАССРның Сарман районы Татар Карамалы авылында укытучы гаиләсендә туа. В.И. Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.
Әлмәттә яши. Төзелеш мәйданчыкларында, эшчеләр бистәсенең «Төзүче» клубында, авыл китапханәләрендә сәнгать җитәкчесе булып эшли. Утыз елдан артык үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.
Клара Гариф кызы - шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллина исемендәге премия лауреаты.
Ул үзенең бөтен иҗади эшчәнлеген Әлмәт җире матурлыгын, нефтьчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең хезмәтләрен данлауга багышлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез