Красноярск краеның Канск шәһәрендә 3 баласын үтергән анага Мәскәүдә психиатрия экспертизасы билгеләгәннәр. Бу хакта “RT” Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия Республикасындагы идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Хәсрәт ананы 4 июньдә Красноярскидан башкала СИЗОсына җибәргәннәр.
Сорау алуда ул 4 яшьлек кызын – буып, 7 айлык һәм 8 яшьлек ике улын – балта белән чабып үтерүен таныган. Дүртенче баласы – 7 яшьлек малай, фаҗига вакытында мәктәптә булуы сәбәпле, исән калган. Хәзер сабый әбисендә яши.
Балаларның әтисе дә кулга алынган. Ир-ат төпчек улын җәберләүдә гаебен өлешчә таныган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat