Көзен алты көнлек эш атнасы көтелә

Россиядә 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәрге эш атнасы алты көнгә сузылачак. Мәскәүнең Профсоюзлар федерациясе белгече Валентина Захаренкова “Прайм” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

Эш атнасын озайту зарурилыгы ял көне күчерелүгә бәйле: Хөкүмәт карары нигезендә, шимбә – 1 ноябрь ялы дүшәмбе – 3 ноябрьгә күчерелә. Ләкин алты көнлек эш атнасы өчен хезмәт хакы артмый, чөнки 1 ноябрь өчен киләсе атна башында – 3 ноябрьдә өстәмә ял бирелә.
Алты эш көненнән соң, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, озын яллар (2-4 ноябрьдә) көтелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү