Төркиянең Кемер курортында һәлак булган Линария Мөҗипованың туганнары мәрхүмәнең мәетен туган иленә алып кайту өчен документлар җибәргән. Бу хакта “РЕН ТВ” Линариянең энесе мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Ришат Исляев әйтүенчә, хәзерге вакытта иминият компаниясе фаҗигагә бәйле эш белән шөгыльләнә. Мәрхүмәнең туганнары кичә кирәкле барлык документларны җыеп Төркиягә юллаган. Хәзер алар җавап көтә.
Ришат сүзләренә караганда, апасы Төркиягә килеп төшкән көнне үк һәлак булган. Туганының үлеме турында турагентлык аша белгән.
42 яшьлек Линария Мөҗипова Кемерда диңгездә йөзгәндә һәлак булган. Ул тиешсез урынга – буеклар артына чыгып, парашютлы катерга килеп бәрелгән. Көймә капитаны һәм суда парашют белән күңел ачулар оештырган компания хуҗасы тоткарланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез