Әтиле-уллы поездга утыралар. Улы тәрәзә янындагы урынны сайлый. Поезд кузгалып киткәч, 25 яшьләрдәге бу егет хозурланып һәм бик кызыксынып, агачларны, өйләрне, кырларны күзәтә башлый.
– Әти, кара әле, агачлар әйтерсең безнең арттан чаба! Ә җир әйләнә кебек. Бигрәк кызык, әйеме! – ди.
Әтисе сүзсез генә елмая. Ә янәшәдә утыручы ир белән хатын бер-берсенә карашып ала. Буй җиткән егетнең үзен 4–5 яшьлек бала кебек тотуына аптырый алар. Егет тагын да гаҗәпләнгән тавыш белән:
– Әти, суга кара әле, суда кошлар йөзеп йөри, – ди, үрдәк балаларына күрсәтеп. Бераздан тагын гаҗәпләнүен яшерә алмыйча: «Болытлар бигрәк матур, әйеме, әти. Әйтерсең лә алар поезд артыннан калмыйк, дип чабалар», – ди.
Беркадәр вакыттан соң җил көчәя, яңгыр сибәли башлый. Тәрәзәне азрак ачып кулын суза, ә инде учына яңгыр тамчылары төшүен күреп исе китә һәм бу юлы да хисләрен яшерә алмыйча атасына дәшә:
– Әти, кара әле, кулыма яңгыр тама, яңгыр! – ди.
Ә әтисе гел сүзсез генә улын күзәтүен дәвам итә. Бу хәлгә исләре китеп утырган ир белән хатын түзмиләр, ата кешегә:
– Ни өчен малаегызны психологка күрсәтеп карамыйсыз, бәлки, берәр дәвасы табылыр иде, – диләр.
Әти кеше тыныч кына:
– Дәваланып кына чыктык әле. Хастаханәдән өйгә кайтып барышыбыз. Сукыр иде ул, әле менә яңа күрә башлады, – дип җавап бирә.
… Без, кешеләр, күп вакыт хаталанабыз шул: хакыйкый хәлне, төп сәбәпне белмичә, нәтиҗә ясап куярга, хөкем чыгарырга ашыгабыз.
***
Бернинди нигезсез кешеләр турында яман уйлаудан сакланыгыз, чөнки начар уй – сүзләрнең иң ялганы. Кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһының коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!