Кичә Белгород өлкәсенең Яковлево бистәсендәге дүрт катлы йортта газ миче шартлаган.
Шуның нәтиҗәсендә йортның бер стенасы (беренче каттан дүртенчесенә кадәр) җимерелеп төшкән.
Шартлау булган якта 4 фатир булып, анда 23 кеше яшәгән. Шуларның 18е эвакуацияләнгән. Алты кеше тән җәрәхәте алган, икесенең тәне пешкән, берсе – реанимациядә.
Коткаручылар җимерекләр астында бер ирнең үле гәүдәсен тапкан.
Тикшерү дәвам итә.