Яшел Үзәндә беренче диализ үзәге ачылачак

Декабрь аенда Яшел Үзәндә амбулатор гемодиализ үзәге ачылачак. Ул Комаров урамының 39а йортында урнашкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Үзәкне ачу идеясен район җитәкчесе Михаил Афанасьев хуплады. Моңа кадәр хроник бөер авырулары булган пациентларга Казанга барырга туры килә иде. Шуңа да авырулар еш кына хакимияткә моң-зарлары белән мөрәҗәгать итә.

«ФармГрупп» ширкәте ачачак үзәктә, өч сменалы график буенча 78 пациент югары квалификацияле медицина ярдәме алачак.

 "Яшел Үзән"

Фикер өстәү