Башкортстанның бер шәһәрендә шушы көннәрдә әби кеше торак йорт фатирында үзенең оныгының мәетен кием өчен шкафта тапкан. «КП-Уфа» үз чыганагы мәгълүматлары буенча, мәктәп укучысы тәрбияләнгән гаилә имин саналган, хисапта тормаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, яшүсмер кыз әбисе һәм апасы белән бергә яшәгән. Аның әтисе командировкада, ә әнисе вахтада булган. Бүлмәдә үлем алды язуын тапканнар: укучы кыз үзенең апасын һәм дус кызын яратуын язган, шулай ук әти-әнисе турында тискәре фикер әйткән.
Хәзер булган хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын хокук саклаучылар тикшерә.