Рөстәм Миңнеханов сәүдә челтәрләрендә бәяләрне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сәүдә челтәрләрендә азык-төлек бәяләрен мониторинглау эшен көчәйтергә, шулай ук әйбер бәяләре нигезсез арттырылган очракта моңа игътибар бирергә кушты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең штабның эшен көчәйтергә, аны бәяләр үзгәрешен контрольдә тотарга тиешле оператив төркемнәр белән ныгытырга кирәк. Мин беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллинга йөкләмә бирдем. Без мондый очракларга игътибар итәргә тиешбез. Бу эшкә тиешле белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Прокурор йөкләмә бирәчәк», — диде ул.

Президент сүзләренчә, ваклап сату аркылы товарның ничек һәм кайдан алынуы шунда ук күренәчәк. «Шундый ук эшне урыннарда да оештырырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Киңәшмәдә Татарстан Президентына беренче чиратта кирәкле товар бәяләре үзгәрешендәге динамика тәкъдим ителде. Аерым алганда, продукциянең кайбер төрләренә бәяләрнең сизелерлек артуы теркәлгән.


Фикер өстәү