«И кызым, мин бит Путин акчасын күлгә тоттым»: тыл ветераны 50 мең сумын күл буен тәртипкә китерү өчен тоткан

Балтач районының Карадуган авылында яшәүче тыл ветераны Мәдинә Зыятдинова Җиңү бәйрәме хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин биргән 50 мең сум акчаны күл буен рәтләргә тоткан.

– Безнең өй янында күл бар. Әни үзенә тиеш акчаны алган да, күл буен матурлаткан, – ди кызы Нурия. – Бу эшләрне алар энем Булат гаиләсе белән башкарган. Миңа кыенсынып кына әйтте. “И кызым мин бит Путин акчасын күлгә тоттым, — ди. Әнинең сүзләрен ишеткәч күңелем тулды. Бик тә горурландым. Ул күлне әти ясаткан иде. Әни бу гамәле белән әтинең рухын да шатландырган.


Карадуган авылның уртасында икән ул күл. Аны мәрхүм Бакый абый Зыятдинов ясатса да, тәртипләп тору эшләрен бөтен авыл белән башкаралар икән. Мәктәп коллективыда, колхоз җитәкчелеге дә үз өлешен кертә, ди.


– Әни үзе шулай хәл итте. Без исә, ул кушканнарын эшләдек кенә. Күл буен авылдашлар бик ярата. Ел саен мәктәп укучылары белән берлектә күл тирәсен җыештырабыз. Күлнең мәйданы зур. Шуңа да анда бар кешегә эш җитә, – ди килене Фирая. – Әни ирем белән миңа акчасын бирде дә, алып куйдырасы килгән әйберләрен әйтте. Без утыргычлар һәм чүп савытлары алдык. Берсен әнинең туган авылы Кенәбаш мәчете ишегалдына, калганнарын күл буена куйдык. Бу изге гамәле белән әни бөтенебезгә үрнәк күрсәтте.

Гөлгенә Шиһапова


«И кызым, мин бит Путин акчасын күлгә тоттым»: тыл ветераны 50 мең сумын күл буен тәртипкә китерү өчен тоткан” язмасына фикерләр

  1. Хәзерге, һәркем үз кесәсен калынайту ягын караган заманда менә шундый искиткеч изге күңелле, үрнәк кешеләр чын хөрмәткә лаек. Шәхсән үзем шул темага караган язмаларны бик яратып укыйм.

Фикер өстәү