Язучы Зәки Зәйнуллин вафат

Язучы, галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Зәки Зәйнуллин вафат булган. Бу хакта журналист Римма Бикмөхәммәтова инстаграмда хәбәр итте.

– Зәки абый Зәйнуллин китеп барган… Быел аңа 10 июльдә 88 яшь тулыр иде. Иннә лилләһи вә Иннә иләйһи раҗигун. Барыбыз да Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз.

Соңгы очрашуыбыз быел 6 гыйнвар иде, бәрәңге тәкәсен ашаттым. Агачтан сын бүләк итте, үзе ясый иде. Истәлеккә. Миңа һәрвакыт матур комплиментлар ясый иде. оста иде. Барысы да истәлек. Үзенчә яшәде, үз карашларын, принципларына хыянәт итмәде. Көчле, акыллы, дуамал, тәвәккәл булды. «Мин талант. АллаҺ миңа сәләтне, акылны кызганмаган. Аллага шөкер!» дия иде… Дөрес әйтә иде, — дигән ул.


Фикер өстәү