2021 елда Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге билгеле. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә түбәндәге кандидатураларны күрсәтү турында карар кабул ителде.
Әлеге премиягә түбәндәгеләр дәгъва итә:
1. «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Факил Сафин;
2. “Кояшны кочкан малай», Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон;
3. «Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен Марат Әмирханов;
4. Милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен Мансур Гыйләҗев;
5. Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Дания Нуруллина;
6. «Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен (44 картина) Мадияр Хаҗиев;
7. Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен Фирдәвес Ханов;
8. Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Григорий Эйдинов;
9. Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен Рушан Шәмсетдинов.