Татарстанның бер авыл җирлегендә котыру авыруы буенча карантин кертелде

Түбән Кама районының Олы Афанас авылында котыру авыруы таралу сәбәпле, карантин игълан ителде. Әлеге караны 14 сентябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Указ нигезендә, биредә авыру хайваннарны дәвалау, шулай ук аларны күчерү һәм аеру, алып кайту һәм озату тыела. Озату алдыннан 179 көн эчендә котыру авыруына каршы вакцина ясалган хайваннар искәрмә булып тора. Шулай ук территориягә, җитештерү операцияләрен башкаручы персоналдан, дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләреннән тыш, чит кешеләргә керергә ярамый.

Карантин авыруда шикләнелгән соңгы хайванны суеп 60 календарь көн үткәннән соң һәм соңгы авыру хайван үләксәсе юк ителгәннән соң гамәлдән чыгарылачак.


Фикер өстәү