Әби әйтә... Кунак килүдә калакның ни гаебе бар?

Чәнечке төшсә – ир кеше, калак төшсә, хатын-кыз килер. Колагың кычытса, яңгыр явар. Буш чиләкле кеше очраса, кире борыл. Кечкенә чакта мәрхүмә әбиемнән бу сүзләрне еш ишетә идем. «Ник? Нишләп алай ул?» – дип сорап тормаганмын, күрәсең. Бәлки, әби аларның сер-мәгънәсен үзе дә белмәгәндер...

Алар – буыннан-буынга күчкән ышанулар. Менә шулай булырга тиеш – бетте-китте вәссәлам! Ләкин мәгънәләрен ачыклыйсы килә бит. Моның өчен кулыма Галимҗан Гыйльманов хикәяләвендәге «Татар мифлары» китабын алдым. Балачакта серле булып тоелган сүзләрнең мантыйгы, нигезе нидә икән?

«Кеше әйберенә тисәң, кулың корыр!»

Мәрхүмә әбием бу сүзләрне еш кабатлый иде. Билгеле, урлашуның начар булуын тәрбияле кешеләр болай да белә. Ләкин нишләп кул корый соң? Аның мифологик нигезе болайрак икән: «Кеше әйберенә тию, урлашу – иң зур гөнаһларның берсе. Кешенең һәр гөнаһы өчен сөенә торган зат бер шайтан гына. Менә шул шайтан урлашкан кешеләрнең уч төбенә оялый». Борынгылар хәтта уч төбен йомып йөрүчеләргә дә шикләнеп караган. Имеш, андый кешеләр учларында шайтан йөртә. Ә шайтанның кешегә зыян салуын әйтеп тору кирәкмидер.

«Үрмәкүчне ялгыш кына да үтерә күрмә!»

Әби әйтергә ярата торган иң серле сүзләрнең берсе – «Үрмәкүч үтерсәң, бармагың сынар!» Бармакның очы кадәр дә булмаган үрмәкүч ничек сындыра ала соң аны? Баксаң, «Үрмәкүчне үтерсәң – бәлагә, иманыңнан язасың» дигән ышану бик киң таралган икән. Мин кулыма алган китапта ул менә ничек аңлатыла: «Әлеге ышану Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) язмышында үрмәкүчнең тоткан урыны хакындагы (пәйгамбәрне эзәрлекләп килүчеләрдән коткарып кала ул) мифка барып тоташа». Менә сиңа үрмәкүч...

«Идәнгә калак төшсә, кунак килә»

Ник килә соң ул? Безнең өй идәненә калак төшкәнен безгә киләсе кешеләр каян беләләр икән? Кем хәбәр итә соң аларга? Кечкенә чакта бу сораулар тынгылык бирми иде. Хәер, аларга җавапны әлегәчә белми идем, хәзер бу турыда уйларга вакыт кына юк. Баксаң, борынгы заманнардан ук очлы башлы, үткен әйберләр ирлек билгесе булып исәпләнгән. Ә менә йомры, түгәрәк, куыш эчле әйберләр, бигрәк тә аш-су кораллары хатын-кыз билгесе булган. «Пычак, чәнечке төшсә – ир кеше, калак-кашык төшсә, хатын-кыз килә» дигән әйтемнәр шуннан калган», – дип аңлатыла китапта.

«Колагың кычытамы? Яңгырга ул!»

Менә монысы бөтенләй башыма сыймый иде. Яңгыр явуда минем колакларымның ни гаебе бар? Бу сорауга да җавап табылды. «Риваятьләр буенча, җирдә кешеләр тормышы яңгыр Алласы Яукъ кулында икән. Яңгыр яуса, иген уңган, кешеләрнең тамаклары тук, өсләре бөтен булган, яумаса – илгә бәла килгән. Яукъ кешеләр тарафыннан күрелә торган хөрмәткә, игътибарга, үтенеч-ялваруларга мул яңгырлар белән җавап кайтарган. Хәтта яңгыр явар алдыннан Җир йөзенә үзенең тугры илчеләрен – җилләрне җибәреп, һәр кеше колагына яңгыр явачагын хәбәр иттереп чыккан. Янәсе, тирмә-куышларны күтәрсеннәр, малларны утарга япсыннар, сабый балаларны өйгә кертсеннәр, яңгыр суы җыярга савытлар әзерләп куйсыннар... Җил-илче әнә шуларны хәбәр иткән», – дип яза Галимҗан Гыйльманов.

«Буш чиләкле кеше очраса, юлың уңмас»

Әби безне гел юлга чыкканда озата кала иде. Бер вакыйга аеруча хәтердә калган. Машинага чиләкләребезне тутырып, аланга җиләккә барырга чыгабыз. Шунда безгә таба буш чиләген болгап күрше апасы килә. Аны күреп, «Кызым, вакыт әрәм итеп, барып кына тормыйсызмы соң әллә?» – ди әби. Ник тыңламадык икән шунда? Ул көнне без барасы аланны башка җиләкчеләр «сырып» алган иде. Төягән чиләкләребезнең яртысы да тулмады...

Әле ул ышануның киресе дә бар: сулы чиләк күтәргән кеше очраса, юлың уңа. Каян килеп чыкты икән ул? «Су бик борынгы дәверләрдән үк муллык, уңдырышлылык, чисталык-сафлык билгесе булган. Су, дым булса, иген уңышы күкрәп уңган, йортка байлык кергән. Шуңа күрә дә сулы чиләк очраса, юл уңачак, иминлек, бәхет ташламаячак, дип уйлаганнар. Ә инде буш чиләкле кешегә тап булсалар, борчылганнар, кайгырганнар һәм тормышларына борчу керәсен сабыр гына көтә башлаганнар».

***

Ә бит мондый сынамышлар, юрамыш-ышанулар бихисап! Татар халкының рухи-мифологик мирасына шаккатарлык. Әле без бу турыда алга таба да язуыбызны дәвам итәрбез. Әби әйтергә яраткан, минем хәтердә уелып калганнары да шактый әле. Кызганыч, аларны белгән, алар аша балаларын, оныкларын тәртип-тәрбиягә өйрәткән әбиләребез генә аз калып бара...

Татар халкында атна көннәренә бәйле ышанулар бик күп. Шуларның берничәсен искә төшерик.

– Җомгага каршы (кече атна кич) идән-сәке юсаң, фәрештәләр дога кылып торырлар.

– Җомга көн идән юарга ярамый – ахирәттә шул су белән коендырырлар.

– Шимбә (атна башы) тырнак киссәң, эт тырнагы чыга.

– Якшәмбе көнне туй булса, хәерлегә, иминлеккә, бәхеткә.

– Якшәмбе, дүшәмбе көнне мөһим эшкә керешсәң, уңа.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре