Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов СВОда хезмәт итүче ир-егетләрнең котлавын социаль челтәрләргә урнаштырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм каналында Ватанны саклаучылар көне белән котлап, видео, тәбрикләү сүзләре һәм Муса Җәлилнең «Батырлыкта» шигырен урнаштырды.

Рөстәм Миңнеханов СВОда хезмәт итүче ир-егетләрнең котлавын социаль челтәрләргә урнаштырды
Фото: видеодан скриншот

 Видеода бүгенге көндә СВО зонасында хезмәт итүче ир-егетләр  балалардан килгән хатларны укыды һәм Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. 

«Чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу көнне без Ватанны саклаучыларның бөек традицияләрен дәвам итеп, буыннан-буынга төп кыйммәтләрне – намус, батырлык һәм Ватанга тугрылыкны тапшырып, илгә хезмәт иткән һәм хәзерге вакытта хезмәт итүче һәркемгә тирән ихтирам күрсәтәбез!», – диелгән Миңнехановның котлавында.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре