Сюрприз булсын. Хәлләрең ничек, әтием? Беркөнне синең шалтыратканны ишетмәдем. Ә инде үзем җыйгач, җавап бирмәдең. Кичә тагын сөйләшеп булмады. Дәрес вакытында телефонның тавышын сүндереп куйган идем. Әнием хәлләрең турында сөйләп торса да, синең тавышны ишетү рәхәт инде ул, әтием! Әле ярый телефоннан сөйләшеп була.
Күрше урамдагы дус малайның әтисе көн дә мәктәпкә илтеп куя, каршы ала. Эх, мине дә син шулай озатсаң иде. Беркөнне урамда сиңа охшаган кешене очраттым. Аяк атлауларына кадәр син инде! Әти кайткан икән, дим. Тик син булып чыкмады.
Бик сагынганда әни белән киемнәреңне кулга алабыз. Фотоларыңны карыйбыз. Мин аларны үбеп тә бетерәм әле. Әнием ничек түзәдер... Авырдыр инде аңа, безгә генә күрсәтми ул. Мин бит инде бәләкәй малай түгел – бөтенесен аңлыйм. Ул сине бик сагына, ярата. Төннәрен елап ятканын да күргәнем бар.
Әтием! Син бездәге карны күрсәң иде! Бөтен җирне күмеп китте. Көн саен көрәк тотып урамга чыгабыз. Син монда булсаң, бергә көрәр идек. Укудан бушагач, гел әнигә булышырга торабыз. Ул бит үзе генә. Идән дә юабыз, савыт-саба да. Ә кич йокларга ятуга, син исән кайтсын дип, дога укыйбыз. Аларны да әни өйрәтте. Ул да укый, теләкләр тели. Аның артыннан без кабатлыйбыз.
Башта сиңа әйтәсем килмәде, әни дә борчымаска кушты. Егылып, умырткамны авырттырдым. Хастаханәдә ятып чыктым, укуны калдырып торырга туры килде. Укытучылар өйгә килеп йөри. Син борчылма яме, әтием! Хәлем яхшылана инде. Табиблар бассейнда йөзәргә кушты. Әни көн саен йөртергә тырыша. Монда булсаң, бассейнга син алып барыр идең.
Карале, әтием! Минем бер зур хыялым бар. Яңа ел бәйрәмендә башкалар кебек салют аттырасы килә. Әни белми аны. Өч ел инде шул уй белән яшим. Син кайтсаң, Яңа елны да, башка бәйрәмнәрне дә дүртәү бергә үткәрер идек. Тиздән 23 февраль җитә. Башкалар әтиләрен котлаганда, мин сиңа тагын бүләк бирә алмыйм инде. Әмма барыбер әзерләп куям, кайткач бирермен.
Бу язганны танырсың микән инде, кәгазь бите юешләнеп бетте...
Улың Кәрим
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез