Газетага язылу

Әфганчы Дилүс Гатиятуллин: «СВОдан кайтучыларга мөнәсәбәт бөтенләй башка»

Киткәннәр дә, исәннәр дә онытылмасын. Ике «кайнар нокта»да хезмәт иткән Балтач егете Дилүс Гатиятуллин шулай ди.

Әфганчы Дилүс Гатиятуллин: «СВОдан кайтучыларга мөнәсәбәт бөтенләй башка»
Фото: шәхси архивтан

Элекке әфганчы, эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткәндә ярты ел Чечняда террорчылыкка каршы операциядә катнашкан отставкадагы подполковник ул. Район әфганчылары турындагы китап авторы да, «Ватан сакчыларына» мемориаль комплексын, хәрби көчләргә, хәрби хәрәкәт ветераннарына багышланган музейны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе дә. СВОга да беренчеләрдән булып повестка алган, юлга кузгалган офицер да. Казаннан гына яше буенча кире боралар. Әфганстанда күргәннәре турында сөйләргә яратмый ул. Ул гына түгел, барысы да шулай. Башта сөйләргә ярамаса, аннан инде әлеге җөйләнә башлаган яраларның кабат ачылуын теләмиләр. Шулай да һәркайсының беркайчан җөйләнми калган ярасы да бар.

– Әфганда иң якын дустым алган яралардан үз кулларымда үлде... Ярдәм итеп булырлык та түгел иде. Гомер буе шул мизгел күз алдында тора. Коми АССРдан иде ул. Берничә ел элек каберенә барып кайттым... – дип искә ала Дилүс. – Әлеге сугышка кергәндә без бит 18–19 яшьлек егетләр идек. Хәрби хезмәткә Ерак Көнчыгышка алып киттеләр. Ярты ел укыгач, сержант дәрәҗәсе бирделәр дә поезд белән Ташкент ягына җибәрделәр. Юлда безне төрле урыннарда бишәрләп төшереп калдырдылар. Без Кыргызстан, Таҗикстан аша кердек. Бүлек командиры, БМП-1 командиры булып хезмәт иттем. Хезмәтемне өлкән сержант булып тәмамладым. Аннан кайткач, пединститутка укырга кердем, соңыннан эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткәндә икенче югары белем алдым. Унөч ел участок инспекторы булып эшләдем, аннан дежур частьта хезмәт иттем.

– Әфган яралары бигрәк тә тирән булды бит, килешәсеңдер. Аннан исән-сау кайтканнарга мондагы ваемсызлык, кешелексезлек белән күп очрашырга туры килде. Арада «сынучы»лар да шактый булды. Тән яраларына җан яралары да кушылды...

– Кызганычка, шулай булды. «Салдым» белән югалучылар да, үзләренә кул салучылар да, авырып, вафат булучылар да булды... Безнең районнан Әфган сугышында 189 кеше катнашкан, икесе хәрби хезмәттә һәлак булса, 54 е тыныч тормышта вафат булды. Күбесе бик яшьли китте, иң өлкән өч хезмәттәшкә 70 яшь тулды гына әле. Чечняда булучылар бездән дә күп. Кызганычка, аларга да мөнәсәбәт әллә ни булмады...

– Сез – хәзер әфганчылар оешмасы җитәкчесе генә түгел, күптән түгел булдырылган «Ватанны саклаучылар фонды»нда социаль координатор да. СВОдан кайтучылар белән турыдан-туры эшләүче буларак, нинди проблемалар белән очрашасыз?

– СВОдан кайтучыларга мөнәсәбәт бөтенләй башкача. Күпсенеп түгел, сөенеп әйтәм: безнең белән чагыштыра торган да түгел аларны. Хөкүмәт югарылыгында да, район җитәкчелеге тарафыннан да күп өстенлекләр, чаралар, ярдәмнәр бар. Вакытлы күренеш кенә булмасын, гел шулай булсын. Алар белән бергә бәлки безгә дә мөнәсәбәт үзгәрер дип тә өметләнәбез. Үзебез дә аларга терәк булырга, ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Ничек тә үз эчеңә бикләнмәскә, проблемаларны яшереп калдырмаска, ярдәм сораудан читенсенмәскә кирәклеген аңлатабыз. Шөкер, киләләр, сөйләшәбез, аралашабыз.

Безнең районда хәрби хезмәт ветераннары актив кына түгел, бик бердәм дә әле без. Шуңа сөенеп бетә алмыйм. Барысы да «Ватан сакчыларына» комплексын төзүдән башланды. Әлеге һәйкәл Балтачка Казан ягыннан керү юлында урнашкач, башта, тапканнар салыр урын, дип гаепләүчеләр дә булды. Тирә-юненә чәчәкләр утыртып, үзебезнең егетләр көче белән ясалган пушкалар куелды, аннан һәлак булучыларның фоторәсемнәре белән мемориаль аллея булдырдык. Елга берничә тапкыр шунда җыелып, бәйрәмнәр үткәрә башладык. Безгә бер-бер артлы десантчылар, чик сакчылары, су асты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, кыскасы, барлык хәрби хезмәттә катнашучылар кушылды. Һәр гаскәрнең әләм-символикалары, чикне хәтерләткән баганалар, хәрби вертолет, су асты көймәсе, БМП, легендар «Катюша», заманча «Град» залплы реактив ут системасы макетлары... – тулы бер комплекс барлыкка килде. Боларның бөтенесен егетләребез үз куллары белән кул астындагы әйберләрдән ясады. Бер тиенсезгә! Үз теләкләре белән! Тагын шуны гадәткә керттек: барлык хәрби гаскәрләр ветераннары үзләренең хәрби бәйрәмнәрен шушында, гаиләләребез белән бергә зур бәйрәм итеп үткәрә башладык. Ә башка гаскәрләр аларга теләктәшлек итү өчен килә – бердәмлек әнә шулай ныгыды. Аннары ул комплекс заманча парк итеп үзгәртеп корылды. Хәзер инде аннан ел әйләнәсе кеше өзелми, балаларның, өлкәннәрнең, Балтачка килгән барлык кунакларның иң яраткан урынына әйләнде.

Тагын шунысын да әйтәсе килә: элекке хәрбиләребез күп төрле спорт чаралары, ярыш-бәйгеләр дә үткәрә. Мәктәпләрдә очрашуларда еш була. Патриотик тәрбия бирү ил күләмендә соңгы елларда гына зур проблема итеп күтәрелсә, безнең егетләр инде күп еллардан бирле шушы юнәлештә даими эшли.

– Моннан унбиш еллап элек район әфганчыларына багышланган китабың да дөнья күргән иде. Ул чакта республикада андый китап юк иде.

– Хәзер бар инде. Бездән күреп, шактый районнар төзеде. Көчебездән килгәнчә, әле дә егетләребез онытылмасын дип тырышабыз. Без – исәннәрнең иң зур бурычы, китапча әйтсәк, намус эше бу. Һәлак булган егетләр яшәгән йорт капкаларына, үзара акча җыеп, ел саен 5–6 сына истәлек язулары куябыз. Ә СВОда һәлак булган якташларга андый такталар үзләре укыган мәктәпләргә җитәкчелек ярдәме белән куела. Исәннәр дә онытылмасын, үлгәннәр дә истә торсын өчен без – исәннәргә үзебез турында, монда без дә бар, дигән кебек, гел искә төшереп торырга кирәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре