Газетага язылу

СВОдагы иргә хатыныннан хат: «Бергә чакта бик рәхәт булган икән»

Бүген төнлә кинәт кенә уянып киттем. Ниндидер каты тавыш ишетелде. Түбәдән кар төштеме шунда, бозмы – белмим. Шундый курыктым.

СВОдагы иргә хатыныннан хат: «Бергә чакта бик рәхәт булган икән»
Фото: ясалма фәһем

Бүген төнлә кинәт кенә уянып киттем. Ниндидер каты тавыш ишетелде. Түбәдән кар төштеме шунда, бозмы – белмим. Шундый курыктым. Башка вакыт, син янымда булганда, куеныңарак елыша идем. Йокым качты, башта уйлар бөтерелә. Сәгатькә күз салсам, иртәнге өч тулып килә. Ирексездән телефонга үрелдем. Сине күптән түгел генә элемтәдә булган дип күрсәтә. Димәк, бар да тәртиптә, син исән. Күңел бераз гына тынычлангандай итә. Тик уйлар дигәне тагын биләп ала. Мин монда йомшак, чип-чиста урында йоклый алмыйм дип уфтанып ятам. Сиңа суыктыр инде. Төнлә җылыткыч та куймыйбыз, дигән идең бит.

Тиздән синең туган көн. 45 не тутырасың. Соңгы өч елда туган көннең нинди бәйрәм икәнен онытып та бетергәнсеңдер. Туганнарны җыеп, мул табын артында кайчан утырырбыз икән? Тагын теге шомлы тавыш ишетелә. Торып карамыйча булмады. Буран чыккан, җил улый, кар ява икән. Болай булгач, эшкә киткәнче кар көрисе әле. Андый чакларда син беребезне дә уятмыйча шыпырт кына чыгып китәр идең дә бөтен җирне ялт итеп чистартыр идең. Ә аннары бергәләп табын янында мәш киләбез. Син эшкә китәсең, ә мин сине озатып калам.

Хәтерлисеңме, өйләнешкәч тә, бөтен эшне бергәләп эшлибез, дип сөйләштек. Шулай булды да ул. Бакчадагы карлыган, крыжовник, чия, алма, слива агачларын бергә утырттык. Бөтенесе үсеп китте. Ел саен мул уңыш бирәләр. Кунакка да бергә йөрдек без. Хәзер дә чакыралар. Бөтенләй күңелем үсмәгән чаклар бар. Кайберләренә кирәк дип кенә барам. Син үзең дә, йөр, моңаеп утырма, дисең!

Таң атып килә икән инде. Яктыра да башлады. Улыбызны мәктәпкә озатасы да бар. Кичә тузан суырткыч эшләми башлады. Син киткәннән бирле күпме лампочка алыштырганмындыр – белмим дә. Элек кайсы якка борасын да белми идем бит. Бергә чакта бик рәхәт булган икән. Син кайтуга да эш күп җыелды. 

Я, торыйм. Ишегалдына сукмак булса да ачасы бар. Машинаны да җылытырга кирәк. Хәзер улым белән чәйләп алабыз. Табын янына утырган саен син искә төшәсең. Ашарга ризыгыгыз бар микән? Әле беркөнне сөйләшкәндә тавышың да карлыккан кебек булды. Сулыш алуларың да икенче төрле иде. Салкын тидергәнеңне сиздермәгән буласың. Өйдә булсаң, мәтрүшкәле кайнар сөт белән дә терелтер идем үзеңне...

Тукта, телефонга хәбәр килде. Син җибәргәнсең икән: «Матурым, йоклый алдыңмы? Ничек хәлләрегез, кар күмеп китмәдеме? Шулкадәр сагындым мин сине». Мин дә бик сагындым!

Гөлназың

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк ,

Көн хәбәре