Россия идарә элитасының югары эшелоннарында һәм бизнес элиталар даирәсендә бүген шаккатмалы хәлләр бара: топ-менеджерлар тәрәзәдән сикерә, югары чиновниклар атылып үлә. Вазгыять безнең кебек гади кешеләрне генә түгел, Кремль җитәкчелеген дә таңга калдырган. Рәсми хәбәргә күз салыйк: «Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, элекке транспорт министры Роман Старовойтның үз-үзенә кул салуы турындагы хәбәр Кремль өчен шок булганын белдерде. «Бу хәл нормаль кешеләрне тетрәндерми кала алмый», – диде ул». Старовойт тиктомалдан гына исемле пистолеттан атылмаган, әлбәттә.
Эштән алынган өчен генә кеше бу дөнья белән саубуллашмый. Аны Тикшерү комитетында көткәннәр. Курск өлкәсенең элекке губернаторын тикшерүче янына чакырулары гаҗәп түгел, чөнки өлкә чикләрен ныгыту өчен бирелгән бик күп акчаның эзсез югалуы рәсми рәвештә игълан ителде. Юк, «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе вакыйгаларның криминал ягына кереп адашып йөрергә җыенмый. Түрәләр урлый һәм күп урлый. Бу сер түгел, гомумбилгеле факт. Конституция суды рәисе Зорькин әфәнде әле күптән түгел генә: «Коррупция ДНКда оялаган дип әйтергә җыенмыйм. Ләкин инанам: безнең алдыбызда һәркайда очрый торган һәм, күрәсең, юк итеп булмаслык күренеш», – диде. Зорькин белдерүе шулай ук эч пошканнан гына ясалмады, чөнки Россиядә 2023 ел ахыры–2024 ел башларында кискен борылыш башланды, әйтерсең, ил җитәкчелеген алыштырдылар. Башта Оборона министрлыгы тар-мар ителде: министр урынбасары Тимур Иванов кулына тимер богаулар кидерделәр, Шойгу эшеннән алынып, күләгәгә күчерелде. Зинданга озатылган генераллар саны да шактый ук. Соңгы көннәрдә генә Ивановны 13 елга хөкем иттеләр. Шулай ук министр урынбасары булып торган армия генералы Попов әфәнде биш елга зинданга пропискага кертелде. Аны тагын бер эш: «Патриот» паркын төзегәндәге урлашуларга бәйле тикшерүләр сәбәпле дә борчыдылар. Попов әфәнде сорауларга реанимациядән торып кына җавап бирде. Хәлләр йөрәк чыдый торган түгел. Бар кеше дә Старовойт гамәлен кыла алмый. Генштаб җитәкчесенең элекке урынбасары Хәлил Арсланов 17 елга төрмәгә озатылды. Ул Кытай техникасын үзебезнеке дип рәсмиләштереп, дәүләт акчасына сатып алган. Шильдигын алыштырырга башы эшләп җитмәгән, күрәсең. Кыскасы, зур түрәләрнең, хәтта хәрби җитәкчелекнең бюджет акчасы белән бик иркен кылануы, Зорькин теле белән әйтсәк, «повсеместное явление».
Дәүләт компанияләренең топ-менеджерлары богау кидергәнне көтмиләр: бик югары каттан тәрәзәдән түбән сикерәләр. Серле рәвештә үлеп китүчеләр дә байтак. Әлегә исемлекне «Транснефть»нең вице-призеденты Андрей Бадалов төгәлли. Ул соңгы кеше булмаска охшаган, чөнки эре бизнес башында торучыларның тәрәзәдән сикерүләре өянәк рәвешен алды. Кызыксынучылар соңгы ике-өч елда гына 12 топ-менеджерның мәңгелеккә тәрәзәдән атлауларын саныйлар. Суицид дигән формула белән тормышын төгәлләүче «топ»лар саны күбрәк. Үзе белән гаиләсен алып китүчеләр дә бар.
Автор тагын бер тапкыр кабатлый: вакыйгаларның криминал ягы аны кызыксындырмый. Яшерен хезмәтләр кулында һәрбер югары түрәгә тонна-тонна компромат барлыгына ул шикләнми. Урланган акча күләме уңаеннан да лаф орырга җыенмый. Ул чын күңелдән һәлакәткә таручыларны кызгана. Болар бит инде дәүләт акчасына кызыкканда, зур малга ирешеп, бәхетле булабыз дип ышана. Алтын күбрәк булса, тормыш бөтен була, барлык проблемалар да чишелә дип уйлый. Кеше нәфесенең чиге юклыгы да мәгълүм. Әле ярый безне Аллаһы Тәгалә зур дәрәҗәләр белән сынамады. Сынмый калырмын дигән гарантия юк. Югары кабинеттагы йомшак кәнәфиләр проблемаларны хәл итми, ләкин мөшкеллекне арттыра гына. Гипермөшкеллеккә әйләндерә. Без күпме министрның, күпме өлкә җитәкчесенең, күпме топ-менеджерның тел астына тынычландыргыч дару төймәсе салып йөрүен белмибез бит. Россиядә эре компания җитәкчеләренә ау башланды: кайберсенең активлары инде дәүләт файдасына тартып алынды, кайберләре мөлкәтен югалту юлында. Рәсми яңалыкларны карап баручылар «Южуралзолото» хуҗасы Константин Струков әфәнденең шәхси самолетына утырып чит илгә качарга теләвен күрми калмагандыр. Аны тоткарладылар. Предприятие зур табышка эшләгән, әмма аның 200 миллиард сумлык активлары инде дәүләтнеке булачак. Струков эшмәкәр генә түгел, өлкә масштабындагы зур түрә дә. Түрәлек белән эшмәкәрлек симбиозы аны сазлыкка тартып керткән дә инде. Рәсми рәвештә Россиядә деприватизация юк дип игълан ителсә дә, ул бар көченә бара. Без майлы калҗа булган бик күп бай заводларның хөкүмәт кулына күчүен тагын да күрәчәкбез әле. Старовойт та эшеннән алынган соңгы министр булмас. Игътибар белән күзәткән кеше күрә ала: илдә зур үзгәрешләр бара һәм алар тизләнәчәк. Дәүләт бюджет чыгымнарын бер ай буе күтәрерлек күләмдәге активларны хосусый куллардан тартып алган инде. Министрлар һәм олигархлар үзләренең кагылгысызлыгы югалуга нинди реакция белдерер, әйтеп булмый, әлегә пассив каршылык та тәрәзәдән сикерү яисә атылу рәвешендә генә. Дөнья тормышының бу рәвешле төгәлләнүе бик аяныч бит инде. Бәхеткә омтылып, бәхетсезлек кочагына атылып барып керү. «Фауст» операсындагы: «Люди гибнут за металл» дигән сүзләр кылт итеп искә төшә. Оригиналда алай түгел ул юллар, русчага шулай тәрҗемә ителгән генә. Ария исә кешеләрнең алтын бозауга табынулары турындагы сүзләр белән башлана. Һәлакәт менә шул байлыкка табыну нәтиҗәсендә туа. Аллаһы Тәгалә универсаль формула белән аңлата ул бәхетсезлекнең сәбәбен: «Кем Мине искә алудан баш тартса (ягъни Аллаһ кушкан юлдан бармаса), чынлыкта аңа тар тормыш булыр», – ди (Коръән, «Та-Ха» сүрәсе, 124 нче аять). Дистәләгән топ-менеджер, генерал погонын йөрткән шәхесләр, министрлар һәм аларның урынбасарлары, губернаторлар һәм сәяси лидерлар үз тормышлары белән раслый бу хакыйкатьне. Реанимация бүлмәсендә яисә соңгы адымны атларга дип унҗиденче кат тәрәзәсенә атлаганда кеше иркен тормышта бәхетле яшәдем дип әйтә алмый бит инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез