Барысы да дөньяларын онытып карадылар димим, берәүгә – берәү, баганага терәү ошый, дигәндәй, тамашачыларның шактые «Пёс» сериалындагы Граф кушаматлы этне һәм башын җүләргә салып йөрүче капитан Гнездиловны үз итте бугай. Телесериал детектив жанрында булып, сугышу-тукмашу, үтерү эпизодларыннан ташып торса да, нәкъ менә акыллы эт һәм андый сыйфат бик үк җитеп бетмәгән Гнездилов образлары фильмны ничектер җиңеләйтте, тамашачы аны елмаеп-көлеп карады. Шәхсән үземә Гнездилов ролен бары тик актер Михаил Жонин гына башкара аладыр кебек тоелды. Дөрес, вакыты-вакыты белән бераз артыгын да кыланды ул, әмма меңнәрне үзенә каратырлык образ тудыра алуы хак.
Минем актерларның тормышы-язмышы белән кызыксына торган гадәтем бар. Интернетта актарынып утырганда бер сәер мәгълүматка тап булдым. Киев режимы Михаил Жонинны илгә, ягъни Украинага хыянәттә гаепли. Сәбәбе Россиядә төшерелгән фильмнарда катнашуы икән. «Пёс» фильмы, нигездә, Киевта һәм шәһәр читендәге Шпитьки бистәсендә төшерелгән. Төп геройларның берсе – тикшерүче Максим ролен башкаручы Никита Панфилов – Россиядә туып үскән егет, ә Игорь Гнездилов ролендәге Михаил Жонин Украинада туган, Киевта театр, кино актерлары әзерли торган югары уку йортын тәмамлаган. Ә аларны һәр ике ил тамашачысы да үз итте.
Тик менә соңгы елларда, Украинада милли сәясәт үзгәргәч, Михаил Жонин үз илендә сатлыкҗанга әйләнде. Янәсе, ул акча эшләү өчен Россия фильмнарында катнаша башлады, ягъни илен акчага сатты. Әйе, «Пёс» фильмы Михаил Жонинны дөньяга танытты, аны Россия фильмнарында катнашырга да чакыра башлыйлар. Актер баштарак һәртөрле гаепләүләрне кире кага, дистәләгән фильмнарда катнаша. Михаил Жонин уйнаган кайбер фильмнар, мәсәлән, «Русский треугольник», «Серебряный Георгий» фильмнары халыкара фестивальләрдә махсус призга лаек булдылар. Менә шулай олимпка күтәрелгәндә дигәндәй, милләтчеләр аңа хыянәтче тамгасы салды.
Бу хакта язып, тавыш чыгарасым да килми иде, әмма бүген мәдәнияткә, сәнгатькә, спортка пычрак сәясәт килеп керү күңелдә төрле уйлар тудыра. Бу өлкәләр заман идеологиясенә буйсындырылырга тиеш түгел иде. Бүген, мәсәлән, Россия командасын халыкара спорт ярышларында катнаштырмау гадәти хәлгә әйләнде. Ә бит Борынгы Грециядә, Олимпия уеннары барганда, хәтта сугышларны туктатып торуларын да укып беләбез. Олимпиадада катнашкан илләр, Уеннар барганда, хәтта сугышларны, төрле низагларны булдырмау турында сөйләшүләр алып барганнар, килешүләр төзегәннәр. Яхшы үрнәк алырлык нәрсәләр тарихта бар югыйсә, тик без аларга игътибар итми башладык. Югары сәнгатькә дә пычрак сәясәт үтеп кермәсен иде.
Гнездилов ролен башкарган актер Михаил Жонинга килгәндә, Ватанга хыянәттә гаепләрлек нәрсә эшләгән ул? Россия киносы йолдызлары Сергей Шакуров, Александр Дедюшко, Игорь Бочкин белән төрле фильмнарда уйнаган, алар өчен иң кадерлесе югары сәнгать булган.
Бүген интернетта Жонин турында әллә ни мәгълүмат күренми, вак-төяк хәбәрләргә ышансаң, «Пёс» геройлары бүгенге көндә Украинада барган сәясәтне хупламый. Ә сериалның тагын бер герое – Граф кушаматлы эт үз сүзен әйтәсе килсә дә әйтә алмаячак. Никадәр акыллы булса да, бүгенге кешеләрне аңлап бетермәс ул. Иң әһәмиятлесе – этләшмичә генә яшәргә иде!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез