Газетага язылу

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Елантау» премьерасын тәкъдим итте

«Апуш» татар балалар театр студиясе чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Камал театрының Көнчыгыш залында Резеда Гобәева әсәре буенча «Елантау» мюзиклын күрсәттеләр.

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Елантау» премьерасын тәкъдим итте
автор фотосы

Фантазиягә корылган вакыйгалар заманча стильдә, замана балаларын җәлеп итәрлек итеп тасвирлана. Спектакльне караганда совет чоры әкиятләре искә төште.

Туганлык турында

Музыка, утлар, рэп – һәммәсе тамашачыны Зөлкарнәй исемле малай маҗараларына алып кереп китә. Әкиятләрдә генә очрый торган кәрлиюшләр, җир асты патшалыгындагы этләр-гиеналар төп геройга бер яктан каршылыкларны җиңәргә, икенче яктан тормышның чын мәгънәсен аңларга булыша. Сюжет гади. Зөлкарнәй исемле малай сеңлесе Зөһрә белән уртак тел таба алмый, әйткәләшәләр дә, тарткалашып та алалар. Мондый чакта уйлап тормыйча, телгә ни килә шуны әйтәсең бит. Зөлкарнәй дә сеңлесе аңа бик комачаулый дип саный. Аның булмавы хәерлерәк дип уйлый да Зөһрәне караңгы бүлмәгә ябып куя.

Менә шунда маҗаралар башлана. Зөлкарнәй җир асты патшалыгына килеп эләгә. Кәрлиюшләр белән таныша һәм алар аңа сеңлесенең еланнар патшасы Шаһмара кулына эләгүен әйтә. Малай туганын эзләп Елантауга китә. Аның юлында авырлыклар да очрый, Сәмрух кошның баласын югалткан авыр мизгелне дә күңеле аша кичерә. Шул вакыйгалар Зөлкарнәйгә якын кешеңнең үлеме ачы хәсрәт икәнлеген аңларга, сеңлесен тапмаса, әнисенең дә нинди кайгы кичерәчәген тоемларга ярдәм итә, туганлык хисләре уяна.

Геройларның кичерешләре җырлар, биюләр аша бирелә. «Елантау» спектакленең асылында – туганлык хисләрен тәрбияләү, бер-береңә игътибарлы булу, максатыңа ирешү өчен авырлыкларны җиңеп, алга бару кирәклеге ята. Спектакльне күзәткәндә совет чорында без карап үскән әкиятләрне искә төшереп утырдым. Хәтерлисезме телевизордан балаларга «Маша һәм Витя маҗаралары», «Морозко», «Кыеш көзге патшалыгы» кебек әкиятләрне күрсәтәләр иде. Алардагы геройлар аша авырлыкларны бердәмлек, дуслык, яхшылык белән генә җиңеп булганлыгын күңелгә сеңдерә идек. Үзгәртеп кору еллары башлангач, яхшылыкка өнди торган әкиятләр әкренләп экраннардан югалды. Алар урынын төнлә төшеңә кереп куркытырлык чит ил мультфильмы геройлары алды. Хәер, Дәүләт Думасы депутатлары бу көннәрдә совет чоры әкиятләрен кире кайтарырга, балаларга шуларны күрсәтергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Замана баласын 70–80 ел элек төшерелгән фильм белән бүген ничек җәлеп итәсе булыр?

«Мин монда оялмаска өйрәндем»     

Ә менә «Апуш» студиясе бу яктан зур эшләр башкара. Репертуарларында инде 12 спектакль бар. Алар балалар турында һәм балалар өчен. Театраль фестивальләрдә катнашып, лауреат исемнәрен дә ала башладылар. Студиянең хәзер алты филиалы эшләп килә. «Елантау» мюзиклын «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче балалар куйды. Остазлары – Алия Фәйзрахманова. Балаларның сәхнәдә үзләрен шулкадәр иркен тотып, каушауларын да сиздерми уйнавы сокландыра. Үз рольләреннән ләззәт алып, яратып уйныйлар. Олы кеше булсаң да, урыны-урыны белән онытылып, алар белән бергә маҗаралар дөньясына чумасың, шул кәрлиюшләр арасында йөрисең, Зөлкарнәй өчен борчыласың. 

Спектакль башланганчы сәхнә артында яшь артистларны күзәтеп тә йөрдем. Балалар үзара дустанә аралаша, остазлары белән дә мөнәсәбәтләре әйбәт булуы күренә. Бер-берсен гримлыйлар, киңәшләшәләр. Үзара күбесе русча сөйләшә, анысы шунда ук колакны ярып керә инде. Ләкин сәхнәдә, кайвакыт телләре «көрмәкләнеп» куйса да, барлык сүзләрне дөрес һәм саф татарча әйтергә тырышалар. Сәхнә теле остазы Гүзәл апалары Шакированың яшь артистлар телен «чарлаганы» сизелеп тора.  Үзара сөйләшеп торучы ике малай янына килдем. Берсе үзе белән 2 нче татар гимназиясендә укучы Бәхтияр Закиров дип таныштырды. «Апуш»ка өченче ел йөри икән инде. «Нигә кирәк инде бу сиңа? Рәхәтләнеп уйнарга да вакытың калмый бит», –дигән булам. «Ошый, мин монда оялмаска өйрәндем. Мәктәптә дә бик булыша. Театр фестивальләрендә катнашам. Миңа гел баш рольләрне бирәләр», – ди Бәхтияр. «Алайса син киләчәктә артист буласың инде?» –дигән соравыма ул: «Юк, мин космонавт булырга телим», – дип мине гаҗәпкә калдырды. Янында басып торган дусты Раниф Сәхапов булып чыкты. 139 нчы гимназиядә белем ала. Раниф татарча авыррак сөйләшә. «Монда мин авазларны дөрес әйтергә өйрәнәм, оялмый башладым», – ди. Әти-әнисе киңәше белән килеп кенә карарга булган. Конкурстан узган һәм студиягә инде икенче ел йөри.

Тарту көче

Компьютер каршында утырасы урынга, бу балалар татарча текстлар ятлап, спектакльләрдә уйнарга тели икән, димәк, «Апуш»ка аларны тарта торган көч бар. Бу көч – монда эшләүче остазлар, алар тудырган мохит, аларның шушы замана балалары белән уртак тел таба белүе. Алты филиалда да җаны-тәне белән татар сәнгатенә, мәдәниятенә бирелгән кешеләр – артистлар, хореографлар, музыка, әдәбият белгечләре эшли. Татар балаларыннан шәхес тәрбияләүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Әйе, бирегә килгән малайлар һәм кызларның барысы да артист булмаячак. Андый максат куелмый да. Алар күңеленә туган теленә, сәнгатенә ярату хисен уята торган кечкенә генә бер орлык салынса да, киләчәктә аны үз юнәлешләрендә үстерә алачаклар. Иң мөһиме – бу балалар бүген өлкәннәрнең үзләренә карата игътибарын тоя, башкарган эшләре нәтиҗәсеннән ләззәт алалар.

«Елантау» спектаклендә шундый бер эпизод бар. Елантауда тавышлар килә. Бу тауга үз серләрен ачкан балаларның тавышлары икән ул. Бер баланың әти-әнисе аерылышкан. Кыз әтисен сагынып яши, тик ул килми. Икенче бала инде ничә ел мәче бүләк итүләрен көтә. Тик әти-әнисе аның бу хыялын җитди кабул итми. Аларның сабыеның моң-зарын ишетергә вакыты юк. Әти-әни эш дип чабып, кайвакыт тормыштагы иң мөһим нәрсәне – гаилә кыйммәтләрен, баласын ишетергә кирәклеген онытып җибәрә. Мюзикл балалар өчен булса да, анда балалар теле белән әйтелгән, өлкәннәрне дә уйландырырлык фикерләр яңгырый. Премьерага килгән тамашачыларның күпчелеге гаилә белән булуы – уңай күренеш.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре