Оныткан булсагыз, исегезгә төшерәбез: 2010 елда илдә уртача хезмәт хакы 21 мең сум тәшкил иткән. Бүген ул – 103,6 мең сум тирәсе. «Шушы вакыт аралыгында Россиядә уртача хезмәт хаклары биш тапкыр диярлек арткан», – дип ике-икең дүрт кебек исәпләп чыгарган РИА «Новости» белгечләре.
Хезмәт хаклары турында сүз чыккач, Татарстанда яшәүчеләрнең дә кесә хәлен барлап алыйк. 2026 елның гыйнвар ае нәтиҗәләренә караганда, республикада уртача хезмәт хакы 92 457 сум 60 тиен тәшкил иткән. «Росстат» мәгълүматлары бу. Бер ел эчендә айлык акча якынча 17 процентка арткан, дип тә сөендергән белгечләр. Иң зур хезмәт хакын мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында (уртача 144 104 сум), финанслар һәм иминиятләштерү өлкәсендә (135 211 сум) һәм казылма байлыклар чыгаруда (129 мең сум) түлиләр.
«Татарстанстат» китергән саннардан күренгәнчә, 2010 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы 17 мең 352 сум 90 тиен тәшкил иткән. Коры саннарга гына ышанмыйча, эшләгән кешеләрнең үзләреннән дә сорадык. Казан мәктәпләренең берсендә белем бирүче Гөлназ Төхбәтуллина, мәсәлән, 2010 елда 15 мең сум тирәсе акча алып эшләвен әйтте. Бүген айлык акчасы – 65 мең сум. «2008 елда 5 мең сум белән пенсиягә чыкканым хәтердә, бүген пенсиям – 35 мең сум», – ди озак еллар бухгалтер булып эшләгән Кәүсәрия Гарифуллина.
Керемнәр турында белдек, ә чыгымнар ничек үзгәргән соң? «Вакыт тәгәрмәче»нә ныграк тотыныгыз югыйсә, ул вакыттагы бәяләрдән бүген баш әйләнә. Чыгымнар дигәндә иң беренче чиратта азык-төлеккә киткән акча күз алдына килә, әлбәттә. Матур күлмәкне гел яңартып тормыйча да яшәргә мөмкин, тик ашамыйча булмый. 2010 елдан бирле кибет киштәсендәге азык-төлеккә бәяләр уртача 2,5–3 тапкыр арткан, кайберләре дүрт һәм аннан да күбрәккә кыйммәтләнгән, ди рәсми чыганаклар. Без исә интернетта кибетләрнең 2010 елда басылган ташламалы бәяләр каталогын таптык.
Ашау-эчүгә бәяләр ничек үзгәргән? (сумнарда)
|
| 2010 ел | 2026 ел |
| Атланмай, 200 г | 45 | 229,9 |
| Сөт, л | 30 | 79,9 |
| Каймак, 350 г | 44,9 | 119,9 |
| Бөртекле эремчек, 350 г | 50,9 | 209,9 |
| Әфлисун согы, л | 65,4 | 149,9 |
| Лимон согы белән майонез, 200 г | 19,90 | 72,9 |
| «Альпен голд» шоколады | 25 | 89,9 |
| Бәрәңге, кг | 17 | 49,9 |
(Хәзерге бәяләр «Магнит» кибетенең ташламалы бәяләр каталогыннан алынды)
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, азык-төлеккә бәяләр үсү турында сөйләшкәндә, аларның күләме турында да истә тотарга кирәк.
– Сизәсездер, бәяләр кыйммәтләнү белән беррәттән, кибет киштәсендәге азык-төлекнең күләме дә үзгәрде. Элек бер шешә сөт төп-төгәл 1 литр булса, хәзер аны 900 грамм, 830 грамм итеп саталар. Без исә барыбер бер шешә сөт өчен түлибез. Кибеттә 200 граммлы атланмай кабын да эзләп таба торган түгел. 180, 175, 150 граммлылары бар, әмма элеккечә 200 граммлы кисәк юк. Сатып алучының күзен алдап, кесәсенә сугалар, – ди белгеч.
Ай үсәсен көн үскән бәяләрдән аермалы буларак, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту, авырттырып сукса да, көтелмәгән хәл түгел. Тарифларның үсүе турында ярты ел алдан кисәтәләр. Былтыр Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 22,3 процентка кадәр кыйммәтләнде һәм бу ил күләмендә иң зур күрсәткечләрнең берсе иде. Быел тарифлар ел башында 1,7 процентка артты, көз көне алар тагын 18,2 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк. Артык сүз сөйләп торырга да кирәкми, барыбер түлисе.
Бәяләр үсеше буенча торак базарына тиңнәр юктыр. МИАН мәгълүматларына караганда, 2010 елда Татарстанда яңа төзелгән йортларда фатирның бер квадрат метры уртача 39 960 сум тәшкил иткән. Бәя түгел, уенчык, диярсең. Бүген Казанда яңа торакның бер квадрат метры уртача 259 мең сум тора. Дөрес, тәкъдимнәр төрле. Шәһәрнең Совет районындагы яңа торак комплексларның берсендә, мәсәлән, 32 квадрат метрлы «берле»не 9,55 миллион сумга тәкъдим итәләр. Эх, унбиш ел элек кенә бу акчага сигез фатир сатып алган булыр идек.
Рәхәт тормышны машинасыз да күз алдына китереп булмый. Тәгәрмәч турында сүз чыккач, шуны да искәртик: 2010 елдан бирле рульдәгеләрнең күбесенә «Kia», «Ford» һәм «Hyundai»дан «Geely», «Haval» һәм «Exeed»ларга күчеп утырырга да туры килде. «Автостат» китергән саннардан күренгәнчә, моннан унбиш ел элек илдә яңа автомобильнең уртача бәясе 850 мең сум торган. Кулдан сатып алганы – 465 мең сум. Бүген исә яңа машинаның уртача бәясе – 3,54 миллион сум, искесе – 1,34 миллион сум. Кәефне иң нык кырганы шул: бүген Татарстанда яшәүче гаиләләрнең 22,8 проценты гына акча янчыгына артык авырлык китермичә кредитка 1,3 миллион сумлык машина сатып алып, аны карап тота ала. Әлеге күрсәткеч буенча республика ил күләмендә – 18 нче урында. 2,9 миллион сумлык машина сатып алу мөмкинлеге Татарстанда яшәүче 6,4 процент гаиләдә генә бар. Менә шундый замана.
Фикер
Фәнис ХӨСӘЕНОВ, икътисадчы:
– Иң беренче чиратта салымнар арта. Бәяләр үсешенә китергән беренче сәбәп әнә шул. Шунысын да искәртик: башка товарлар һәм хезмәтләр белән чагыштырганда азык-төлеккә бәяләр тизрәк үсә. Бу нәрсәгә бәйле? Эш шунда ки, без күпләп ашый торган яшелчә һәм җиләк-җимешнең шактый өлеше читтән кайта. Ә бүгенге шартларда чит илләр белән исәп-хисап ясау эше шактый катлауланды. Шул ук вакытта логистика да кыйммәтләнде. Болар барысы да бәяләр үсешенә тәэсир итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез