Ашлы эш. Авыл хуҗалыгында эшләргә теләүче яшьләргә ярдәм чараларын арттырачаклар

Быелдан авыл хуҗалыгында эшләргә теләүче яшьләргә ярдәм чараларын арттырачаклар. Яңалыклар аграр уку йортларында укучыларга һәм аларны тәмамлаган яшь белгечләргә кагыла. Ярдәм кызыгырлыкмы? Анысын студентларның үзләреннән сорадык. 

Саннардан башлыйк. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген тармакта – 42,4 мең, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә 23,8 мең кеше эшли. Төп звенода зоотехниклар белән тәэмин ителеш – 78, мал табиблары – 82, агрономнар – 84, инженерлар – 91, бухгалтер-икътисадчылар 94 процентны тәшкил итә. Эшче һөнәрләр буенча 2 мең эш урыны бар.

Эшенә кызыгып килерлек шартлары һәм хезмәт хакы да булу кирәк бит әле. Узган ел нәтиҗәләре буенча, тармакта уртача хезмәт хакы 57,7 мең сумны тәшкил иткән. 2023 ел белән чагыштырганда, 23 процентка артса да, республика икътисадындагы уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, 79 процент кына килеп чыга.

Кадрлар кытлыгы турында үзебез дә әледән-әле ишетәбез. Авылда эшләүче фермерлар яхшы гына хезмәт хакларына да эшләргә кеше таба алмаудан зарлана.

– Авылда кеше бетеп бара, сеңелем. Беркайда эшләргә дә кеше юк. Барысы да шәһәргә китә. Әле менә бер үзбәк малаен чакырган идем эшкә. Анысын да бүген таба алмыйм… Авылда минем кебек бер-ике фермер гына. Сыеры түгел, кешесе дә калмады бит инде авылның, – дип зарланган иде Балык Бистәсе районының Олы Елга авылыннан Миңзөфәр Исмәгыйлев.

Шушыларны күз уңында тотып булса кирәк, быелдан яңа «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты кысасында «Агросәнәгать комплексына кадрлар» федераль проекты эшли башлады. Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина хәбәр иткәнчә, үз һөнәрләре буенча эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер тапкыр түләнә торган акча күләме Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә артты. Элек яшь белгечләргә 150 мең һәм 300 мең сум түләнә иде, хәзер кайсы уку йортын тәмамлауга карамастан, 750 мең сум белән кызыктыралар.

Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Айдар Габдрахманов 2016 елда колхозга эшкә урнашкан. Ул вакытта тиешле 150 мең сумны да алган ул.

– Техникумны 2015 елда тәмамлаган идем. Армия хезмәтен үтәп кайткач, 2016 елда колхозда эшли башладым. Шунда ук бер тапкыр 150 мең сум акча бирделәр. Аннан соң колхоз беткәч, ветеринария берләшмәсенә эшкә урнаштым. Өч ел эшләү шарты белән килешү төзегәч, хезмәт хакына ай саен 7 мең сум тирәсе акча да өстәлеп барды. Дөресен әйткәндә, ул бөтенләй сизелмәде. Әгәр 260 мең сумны бер тапкыр шунда ук биргән булсалар, күпкә яхшырак булган булыр иде. Әгәр хәзер чыннан да 750 мең сум бирәләр икән, бик яхшы. Тик аны менә шулай айларга бүлеп түгел, ә бер тапкыр түләсәләр, яки ипотека алганда беренчел кертем итеп файдаланырга рөхсәт булса, яшьләр кызыгыр, дип уйлыйм. Тормышлары да җиңелрәк булыр иде. Бер тармактагы хезмәт хаклары районга карап та аерыла бит әле. Яхшы түләүчеләргә, әлбәттә, яшь белгечләр кайта, – ди Айдар.

Кичәге студент әнә шулай уйлый. Бүгенгесе ни дияр икән? Раил Гыйздәтуллин Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының 4 нче курсында укый. Киләчәген авыл белән бәйләргә планлаштыра.

– Мал табибы булу – минем балачак хыялым, шуңа күрә мин үземне башка тармакта күз алдына да китермим. Беренче сәбәбе шул. Икенчедән, дәүләт ярдәме. Әлмәт районында хуҗалыклар күп булмаса да, практика узарга да, аннан соң эшкә урнашырга да урын бар. Быелдан яшь белгечләргә бирелә торган акча турында хәбәр иттеләр безгә. Ветеринарлар чыннан да җитми бит. Әйтик, безнең төркемдә 21 кеше укый, укуын тәмамлагач, шуның унысы гына үз һөнәре буенча эшләргә җыена. Бер яктан караганда, 750 мең сум – аз акча түгел. Кемдер аны машина алуда, яки йорт салуда беренче ярдәм буларак куллана ала. Икенче яктан, югары уку йортын тәмамлаучылар өчен бу сумма аз дип уйлыйм. Ләкин шулай да әлеге ярдәмнең авыл хуҗалыгындагы вазгыятьне яхшы якка үзгәртә алуына ышанам, – диде Раил.

Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Айсылу Мостафина фикеренчә, баштан ук авылда эшләячәкмен, дип ниятләп килгән бала барыбер шунда кайтачак. Теләге юк икән, бернинди дә акча кызыктыра алмый.

– Узган ел бер кыз, укуны тәмамлагач, авылга агроном булып кайтып китте. Бик ошый, район җитәкчелеге дә бик нык ярдәм итә, күрәләр, үсендерәләр, чараларга чакырып кына торалар, ди. Икенче бер студентыбыз җир төзелеше буенча белем ала. Төньякка китеп эшләячәкмен, ди. Ә инде «шәһәрчә» профессияләр (әйтик, икътисадчы, программист, дәүләти һәм муниципаль идарә итү) алучылар эшне Казаннан эзли, әлбәттә, – ди ул.

Моңа кадәр: Югары уку йортын тәмамлаучыларга 300 мең сум, урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларга 150 мең сум, эшләгән беренче елында хезмәт хакына ай саен 7,5 мең сум өстәмә түләү. Укуны тәмамлагач, 6 ай эчендә мөрәҗәгать итү таләп ителә.

Хәзер: Югары уку йортын тәмамлаучыларга 750 мең сум, урта һөнәри уку йортын тәмамлаучыларга 750 мең сум. Уку йортын тәмамлагач, гаризаны 3 ел эчендә тапшыру мөмкинлеге каралган, гариза тапшырган вакытта яшең 35 тән артып китмәү мөһим.

 Болардан тыш, студентларның айлык стипендияләре дә арттырылды. Югары уку йортында – 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, урта һөнәри уку йортында – 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр. Шулай ук югары уку йорты йортының 3–5 курс студентларына практика узган вакытта 3 мең сум акча түләнәчәк (моңа кадәр ул 1 мең сум иде).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре