«Бала баласы балдан татлы була» булыр иде дә...

Баланы үстерәсең, үсеп җиткәч, аның башлы-күзле булып, тату гаилә корып, оныклар бүләк итүен телисең. Бу һәрбер ата-анага хас күренештер инде. «Бала баласы балдан татлы була», – дип әйтүләре юкка түгелдер. Чынлап та шулай бит. Оныкларың булу тормышыңны моңа кадәр күрелмәгән нурлар белән балкытып җибәрә, бәхетнең яңа баскычы булып тоела.

Бу гаилә дә шундыйрак өмет белән яшәгән инде. Уллары өйләнгән, киленнәре белән уртак тел тапканнар. Килен кеше елмаеп кына тора, ягымлы итеп сөйләшә, хәтта өй эшләрендә дә ярдәмләшә. Хәзерге заманда шунысы да шатлык бит инде, элекке кебек билен биштән буып, бианай-биатай дөньясының төбенә җигелә торган киленнәр дефицит. Аңа өмет итүче дә юк. Шулай булгач, үзләре килешеп, бик канәгать булып яши башлыйлар. Өлкәннәр эчтән генә онык көтә, бианай кеше торым-торымга кинаяләп тә алгалый...

Көннәрнең берендә тагын балалар-оныклар турында сүз чыга да килен ярып сала:

– Ә сезгә нигә онык кирәк? Бәлки безнең бала табасыбыз килмидер?

Бианай бер мәлгә пленга төшкән кыяфәткә керә, яклау эзләп улына карый, тик тегесе күзен җиргә кадап дәшми торуын белә. Нишләсен инде, әти-әни тели дип, берүзе генә булдыра торган гамәл түгел бит.
– Без болай да бик бәхетле яшибез, – дип дәвам итә килен кеше. – Бер-беребезне яратабыз, бернигә дә мохтаҗлыгыбыз юк. Безгә өченче кеше кирәкми.

Бианасы карышып нәрсәдер әйтергә маташып карый, тик киленнең сүзе әзер:

– Гафу итегез, тик бу – безнең тормыш, аңа кысылырга сезнең хакыгыз юк.

– Тик без оныклар булуын телибез...

– Әйе, мин бик аңлыйм, – дип килешә килене. – Сез бар нәрсәне дә теләргә мөмкинсез. Америка Президенты булырга яки космоска очарга... Әмма кешенең барлык теләкләре дә кабул була алмый. Без бала теләмибез. Без үз тормышыбызны үзебез алып барачакбыз, сезнең күрсәтмәләрсез генә.

Бианай кеше бу сүзләрдән соң көч-хәл белән урынга барып ава да ике-өч көн буе чирләп ята. Улы-килене белән аралары беркадәр суына төшә. Бөтен хыялларың чәлпәрәмә килде, дигән сүз бит инде бу. Оныкларын сөйгән кешеләргә караган саен көнләшү дә, үзеңне нәселсез итеп тою да бар. Чынлап та нәсел җебең өзелде дигән сүз бит инде. Уйласаң, уелырлык...

Тик бианай белән биатай бик каты уйланалар да бу хәл белән килешергә булалар. Бүтән чара да юк бит. Мәҗбүри эшләтә торган нәрсә түгел. Балаларың белән ачуланышып та озак яшәп булмый. Нинди булса да, бала бит инде ул, җаныңның бер кисәге бит. Акларга тырышалар инде...

– Беләсеңме, без чынлап та оныкларыбыз булуын телибез, – ди бианасы килененә бер мәлне. – Тик бу – сезнең тормышыгыз, барысын да үзегез хәл итегез. Без моннан соң «онык» дип авыз да ачмаячакбыз.
Килене аптырап кала. Чынлап әйтәме бу, дигәндәй, сынаулы карашын төби. Аннан канәгать елмая. Шул көннән соң аралары җылынып китә. Еш аралашалар. Бер-берсенә ярдәм итешеп торалар. Өлкәннәрнең күңеле китек булса да, берни сиздермәскә тырышалар. Бала табу-тапмау һәркемнең үз эше бит инде, бер карасаң. Бәлки аларның сәламәтлеге юктыр, бәлки бүтән серләре бардыр. Үз балаң булса да, кеше бит ул, ә кеше күңеле – карурман. Бүгенге көннең, бер-береңнең кадерен белеп яшәүгә ни җитә инде. Балаң бәла-казага юлыкса да, берни әйтә алмас идең. Булганы белән шөкер итәргә кала. Сабырлыкка сәбәп күп бит инде ул.

Менә шулай яши бирәләр. Шат-көләч булып торсалар да, күңелләренең берәр почмагында: «Бәлки үзгәрерләр әле, бәлки Ходай бирер...» – дигән уй йөри торгандыр инде. Чит кеше булсам да, хәтта мин дә шулайрак дип өметләнеп куям...

Акыл-тәүфыйк бирсен инде Ходай бала-чагага. Бу замана балалары бигрәк бала-чага шул...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре