Газетага язылу

Белгечләр тәүлек эчендә пневмониягә китерә торган вирус турында кисәтте

Россиядә сулыш юллары инфекцияләре һәм грипп белән авыручыларның саны арта. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, авыруны тудыручылар структурасында грипп вируслары арта, шул ук вакытта гриппның А(H1N1)2009 вирусы өстенлек итә. Бу исә каты өзлегүләргә, тәүлек эчендә пневмониягә китерергә мөмкин.

Белгечләр ОРВИ симптомнары күзәтелгән кеше белән элемтәгә кермәскә, антисептиклар кулланырга һәм массакүләм чараларда катнашмаска куша. Табиблар фикеренчә, профилактиканың иң нәтиҗәле алымы – вакцинация. Авыру йоктыручыларга тиз арада поликлиникага мөрәҗәгать итәргә һәм өйдән чыкмаска киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре