Симферопольдәге гимназияләрнең берсендә бишенче сыйныф укучысы музыка укытучысы белән конфликтка кергән.
Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, барысы да малайның гаджетыннан башланган. Укытучы телефонын алып куярга сораган, һәм укучы теләмичә генә буйсынган. Ләкин кыңгырау шалтырау белән, ул телефонын алып, ишеккә таба йөгерә.
Укытучы аны туктатырга тырышып карый һәм үз-үзен тотышын аңлатырга куша. Шуннан соң яшүсмер аның чигәсенә суга. Хатын-кызның баш мие селкенүе ачыкланган.
Кырымның Тикшерү комитеты бу вакыйга турындагы хәбәрләрдән соң тикшерү башлаган.
Тикшерүчеләр инцидентның барлык шартларын ачыкларга, кирәкле экспертизалар үткәрергә һәм баланы гаиләдә тәрбияләү шартларын тикшерергә ниятли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез