Газетага язылу

Бу елның җиде аенда Татарстан тупланма бюджеты чыгымнары 349,7 миллиард сум тәшкил иткән

2026 елның җиде ае нәтиҗәләренә караганда, Татарстан тупланма бюджеты чыгымнары 349,7 миллиард сум тәшкил иткән.

Бу хакта республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова әйтте. “2026 елның җиде ае нәтиҗәләренә караганда, Татарстан тупланма бюджеты чыгымнары 349,7 миллиард сум тәшкил итте.

Шул исәптән, республика бюджеты чыгымнары – 280,6 миллиард сум, җирле бюджетлар чыгымнары – 134,2 миллиард сум”, – диде ул. Гела Герасимова сүзләренә караганда, бюджет чыгымнарының гомуми күләменең 59 проценты социаль-мәдәни өлкәгә туры килә. “Иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып мәгариф тора. Җиде айда тупланма бюджеттан әлеге юнәлешкә 113 млрд сум акча тотылган”, – диде министр урынбасары.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре