Газетага язылу

Дилбәр Фәиз: «СВО зонасына баргач, бала аласым килде»

Берьюлы ике бәхет! «Болгар» радиосы алып баручысы, журналист Дилбәр Фәиз ире Айдар белән ике игезәк кызны үз канатлары астына алып, аларга әти һәм әни назын бирә. Моннан ике ел элек гаилә корган пар шундый игелекле адым ясаган. Бала алу теләге исә Дилбәрнең күңелендә СВО зонасына баргач шытып чыккан.

Дилбәр Фәиз: «СВО зонасына баргач, бала аласым килде»
Фото: шәхси архивтан

«Холыкларыбызны өйрәнеп беткән идек инде»

Дилбәрнең беренче никахыннан кызы бар. Инде ул кияүгә чыгып, ике бала үстерә.

– Беренче тапкыр кияүгә чыкканда, миңа 18 тулып кына киткән иде әле. Бер елдан кызымны таптым. Бар гомеремне балама багышлап яшәдем. Оныклар да караштым. Гомәр һәм Хаифә исемле оныкларым үсеп килә. Менә шулай дәү әни булгач, мин кияүгә чыгып куйдым, – ди ул. – Без Айдар Минһаҗев белән 10 елдан артык бергә эшләдек. Шуның өч елын җырчы Лилия Хәмитова белән концертлар куеп йөрдек. Мәҗлесләрдә дә гел бергә идек. Инде берберебезнең холкын белеп бетердек. Ул: «Чык миңа», – дигәч, каршы килмәдем. Тормышымның авыр вакытлары иде. Авырып киткән әниемне 8 ай карадым. Айдар миңа һәрчак терәк булды. Төпле сүзле, әйткәнен җиренә җиткереп эшли торган, җаваплы булуы күңелемә хуш килде. Аның бар эшкә кулы ятып тора. Берүзе зур итеп өй җиткерде ул. Бүген шунда яшибез. Тормыш булгач, төрле чаклар була. Икебез дә бер холыклы, тиз кызып китәбез, тиз сүреләбез. Әмма бер-беребезне ишетә һәм тыңлый беләбез. Яшәүнең ямен тапкан яшьтә без. Әнә шуңа да һәр көнебез кадерле.

«Тормыш кадере»

СВО башлангач, Дилбәр «Ватан уллары» тапшыруы әзерли башлады. Ул Ватан сагына киткән егетләрнең якыннары белән очраша, алар белән әңгәмәләр эшли. Ялга кайткан хәрбиләр бер-ике сүз белән чикләнә. Озак уйлап тормый журналист хатын, махсус операция зонасына барып, тапшыру яздырырга уйлый.

– Арчада яшәүче танышым Илнур абый Яруллин СВОдагы егетләргә бик күптәннән ярдәм ташый. Мин аңа шалтыраттым да барырга теләвемне әйттем. Ә ул, ике көннән юлга кузгалабыз, диде. Беренчесе шулай итеп тиз арада чыгып киткән сәфәр булды. Мин аннан шулкадәр тетрәнеп кайттым. Мондагы тормыш – бер хәл, ә анда бөтенләй башка дөнья күрдем, – дип искә ала Дилбәр. – Илнур Яруллин – бик кешелекле волонтер. Ул ничек итсә итә, егетләргә дигән күчтәнәчләрне үз кулларына тапшыра. Без аның белән өч бардык инде. Мин дә үземә бик күп мәгълүмат җыйдым. Шунысы бар: радиода тапшыру эшләгәндә, егетләрнең әти-әниләре, туганнары белән елап бетәсең, ә тегендә бар да тиз генә башкарыла, күздән яшь чыгарга да өлгерми кала. Тирә-яктагы хәлләр дә тизлекне таләп итә. Соңгы сәфәребез июньдә булды. Юллар бик начар. Егетләр янына эләгә алмыйча тилмердек. Әмма Илнур абый барыбер җаен тапты.

«Ике кызлы булдык»

Гаиләле булгач, Дилбәрнең хыялында кечкенә кызчык алу теләге була. Әле ул аның белән декретка да чыгарга уйлый. Әмма Аллаһы Тәгалә аларга башка юл күрсәтә. Өченче тапкыр махсус хәрби операция зонасында чакта, Дилбәргә шалтыратып, ике кыз бала барын әйтәләр. Кайтуга ук, ятимнәр йортына юл тота алар.

– Балалар алуыма СВО зонасына баргач күргән бер хәл сәбәпче булды. Йортсыз калган бер ханымны очраттык. Ул тулай торак кебек бинада әти-әнисез калган ятим балалар үстерә. Сокландым мин аңа. Торыр җире дә юк, ә ул күпме балага җылысын өләшә. Минем дә ятимнәргә яратуыбызны бирәсе килде. Өй рәхәтен тойсыннар, дидек, – ди Дилбәр. – Башта безне укыттылар. Икебез дә белем алдык. Ә аннары инде үзебез яшәгән районның опека бүлегенә бала алырга теләп гариза яздык. Аллаһның рәхмәте белән, сабыйларны озак көтәсе булмады. Ул кызларны күргәч тә, йөрәк урыннан кузгалды. Мин бит – авылда мәктәп булмагач, интернатта торып укыган кеше. Әнә шуңа да андагыларның хәлен белә идем мин. Бала алу – җаваплы эш. Алдан ук барысын да уйлап эшләргә кирәк. Хәзер кешеләр күбрәк үзләре өчен генә, үз рәхәте белән генә яшәргә өйрәнде. Без бу тормышта бүлешә белергә, кеше өчен дә яши белергә тиеш, дип саныйм мин. Нигә әле бу сабыйларны тәрбияләп, аларга матур тормыш күрсәтмәскә? Әле алар кечкенә, бөтен әйберне дә аңлатып була. Кызларыбыз әкренләп үзгәрә башлады. Табын янына килгәч, бисмилла әйтәләр, машинада бакчага барганда да дога укыйлар. Янәсе, «бөке»ләр булмасын, тиз барыйк. Бакчадагы тәрбияче апалары да, без дә кызларны татарча өйрәтәбез. Хәзер үк кызлардан аларны алып үстерүебезне яшермибез. Кемнәндер ишетеп, күңелләренә авыр булмасын, дидек. Барысын да аңлаттык. Хәтта үз әниләрен дә таптык, әтиләренең дә кем икәнен белдек. Яшерү уе юк. Иң мөһиме – бу балалар безнең янда бәхетле булсын, әти-әни назын тойсын. Әмма берәүгә дә киңәш бирә алмыйм. Үзеңчә яшәргә кирәк. Кызларның икесендә ике төрле холык. Психолог кушты, башкалар болай эшли, дип кенә булмый, алар – синең бала. Үзеңчә тәрбияләргә кирәк дип уйлыйм. Чит баланы да яратып була икән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре