Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда армый-талмый хезмәт куйган ветераннарыбыз әле генә арабызда йөри кебек иде. Без аларны хөрмәтләп искә алдык, аралашып тордык. Килә алмасалар, бәйрәмнәрдә өйләренә барып, күңелләрен күрергә тырыштык. Әмма вакыт беркемне дә аямый: авыр елларны, куркыныч сынауларны узган хезмәттәшләребез бакыйлыкка күчеп бетте. Аларны 12 март – газетабыз туган көне алдыннан искә алу рухларына дога булып барып ирешсен!
Касыйм Нури улы Тәхаутдинов (Касыйм Тәхау) 1925 елның 10 сентябрендә Лениногорск районының Тукмак авылында туа. Иркутскида хәрби авиамеханиклар мәктәбен, Казан хәрби авиация училищесын, 1962 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Шул ук елда «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә эшли башлый. «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. «Ватаным Татарстан» газетасында 1990 елга кадәр эшли. 2018 елда вафат була. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Журналистикага килгәнче, Касыйм абыйга шактый юллар, тормыш борылышлары үтәргә туры килә. «Кечкенә чакта «Пионер каләме»нә бер-ике шигырь җибәргән идем, басмадылар, юньле булмагандыр инде. Аннан армиягә алындым. Армиягә сугыш еллары ялганды. Башта бик язасы килә иде, соңрак анда шигырь кайгысы калмады», – дип яза Касыйм абый үзенең истәлекләрендә. Шул китүдән тугыз елдан соң гына әйләнеп кайта ул. Байкал аръягы хәрби фронтында хезмәт иткәндә, Маньчжуриядә оялаган япон самурайларына каршы торып, ил чикләрен саклый. Бу хакта «Без – «Үлем үзәне»ндә чыныкканнар» повестенда да яза. 1945 елның июнь аенда Касыйм абый Иркутскига – хәрби авиация механиклары укыту мәктәбенә укырга билгеләнә. Аннан Украинаның Чугуевтагы хәрби авиация очучылар училищесында механик булып эшли. Шул чакларда бик тә Казанга кайтасы килә башлый аның. Ялга кайтып килгәннән соң, бу хис бигрәк тә көчәя. 1949 елда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе Гали Динмөхәммәтов исеменә хат яза. Аның ярдәме белән Казан хәрби авиация техниклары училищесына күчә. Авиациядән журналистикага килү өчен аңа тулы бер этап үтәргә туры килә: башта университетка эшкә керә, укый, аннан газетага эшкә килә. «Авылдан чыгып киткәндә, чабаталы малай идек бит, тормыш шактый сынады», – ди ул истәлекләрендә. 1962 елның июнь ахырында ул, ниһаять, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенә эшкә килә. Бу хакта: «Мине гади хәбәрче буларак партия бүлегенә эшкә алдылар. Бу вазыйфаны башкара алырмын микән, дигән уй мине еш борчыды. Әдәбият, сәнгать бүлекләреннән соң сәнәгать һәм төзелеш бүлегендә озак эшләргә туры килде», – дип язып калдыра.
Сүзнең дә, вакытның да кадерен белә торган кеше иде ул Касыйм абый. Хәтере дә искиткеч яхшы иде. Журналистика өлкәсендә эшләгәндә язылган һәм соңгы елларда иҗат иткән шактый әсәрләрен китап итеп туплап куя алуы белән дә бәхетле кеше ул. Касыйм абый – 24 китап авторы. Аларның күпчелеге үз хисабына нәшер ителгән һәм туган төбәге китапханәләренә таратылган.
Касыйм Тәхауның балалар өчен язылган әкият-шигырьләре дә шактый. «Тимеркүк», «Куян күмәче», «Кондызлар илендә», «Кырмыска улы Кырмыскак маҗаралары»н нәни укучыларыбыз яратып укый. «Тукайның Шүрәлесе бар, ә мин, аңа ияреп, җен, ияләр турында яздым. Үзебезнең Шөгер ягының матурлыгын күрсәтергә тырыштым», – дип яза ул балалар өчен иҗат иткән китаплары турында. Касыйм абый туган авылы тарихын язу белән дә шөгыльләнде. «Тарихны язу шактый авыр, дөреслеккә ирешергә кирәк бит. Туган авылым өчен игелек эшләп калдырасым килә», – ди иде ул бу җәһәттән.
Касыйм абый 30 ел гомерен «Социалистик Татарстан», хәзерге «Ватаным Татарстан» газетасында эшли, җаваплы вазыйфаларны алып бара. КамАЗ төзелә башлагач, Казан–Чаллы юлын күп таптарга туры килә аңа. «Көн буе йөрисең дә кичке якта язып ташлыйсың, ә төнлә язманы редакциядә кизү торучыга телефон аша тапшырасың. Ярты гомер КамАЗда үтте инде. Эш бик җаваплы иде. Гигант аякка басканда, без, «Социалистик Татарстан» журналистлары, кем әйтмешли, КамАЗны аркылыга-буйга сөрдек, миллиметрлап язып бетердек», – дип сөйли иде ул, завод сала башлаган елларны искә алып. Шул уңайдан Касыйм абыйның «КамАЗ-Батыр шулай күтәрелде» дип исемләнгән китабы да дөнья күрде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез