Банк-эквайерларның (сатучыга банк карталары, GR-кодлар, мобиль кушымталар аша клиентлардан түләү алуга ярдәм итүче, гади генә итеп әйткәндә, сатып алучының акчасын сатучының счетына күчерүче финанс оешмалары) эшләре кимүгә бәйле бу. Белгечләр исәпләп чыгарганча, цифрлы сум “тере” акча белән булмаган исәп-хисапларның гомуми күләменнән 14 процентын тәшкил иткән очракта, банкларның сатып алучы белән сатучы арасында арадашчы булып торуы өчен алына торган комиссия керемнәре елына 100 миллиард сумнан күбрәккә кимергә мөмкин.
Коммерция банкларына әле тагын бер куркыныч янавы ихтимал. Белгечләр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта кешеләрнең банклардагы счетларында 67 триллион сумнан артыграк акча саклана. Шул байлыкның 1-1,5 триллион сумының банклардагы счетлардан цифрлы сумга күчүе, димәк, банкларның пассивы кимүе бар, ди белгечләр.
Исегезгә төшерәбез: 1 сентябрьдән барлык эре банклар һәм зур сәүдә челтәрләре цифрлы акча белән эшләүне тәэмин итәргә тиеш. Электрон акчадан аермалы буларак, цифрлы акча коммерцияле банкларда түгел, бәлки Россия Банкы счетларында саклана. Аларны депозитларга урнаштырырга һәм кредитка бирергә ярамый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез