Газетага язылу

Татарстанда Россиядә тәүге тапкыр бердәм беренче курс студентлары көне узачак

18 сентябрьдә Татарстанның 10 шәһәрендә бердәм беренче курс студентлары көне узачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов сөйләде.

Яңа гына белем ала башлаган барлык студентларны бер мәйданчыкка җыячаклар. Анда белем бирү һәм күңел ачу программалары әзерләнәчәк . 

«Иртәдән башлап һәр югары уку йортында студентларның ректорлар белән традицион очрашуы булачак, ә төштән соң без бердәм беренче курс студентлары көнен оештырачакбыз. Казанда төп мәйданчык «Казан» гаилә үзәге булачак», – дип аңлатты ул.

Мондый программа Татарстанның тагын тугыз шәһәрендә оештырыла. Бәйрәмгә беләзек белән кертәчәкләр, ул бу көннәрдә бөтен ил буйлап узачак сайлауларда тавыш биргәндә биреләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре