Газетага язылу

Татарстанның атказанган химигы һәм Казан мэрының әтисе Рәис Метшин вафат булды

Татарстанның атказанган химигы Рәис Метшин вафат булды. Ул Казан мэры Илсур Метшинның һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның әтисе иде. Рәис Метшинның вафаты турында Түбән Кама районы хакимияте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Район башлыгы Радмир Беляев Рәис Метшинның Түбән Каманы үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте. Метшин шәһәргә аның төзелү чорында килгән һәм гомеренең күп өлешен аңа багышлаган.

«Рәис Мөзаһит улы Түбән Каманы үз хезмәте белән төзегән буын кешеләреннән иде. Шәһәрнең яшь чагында ук монда килеп, ул гомеренең күп елларын аңа багышлады, предприятиеләребездә эшләде, үзенең тәҗрибәсен һәм белемен тапшырды», – дип ассызыклады Беляев.

Рәис Метшинның һөнәри эшчәнлеге Түбән Каманың эре предприятиеләре – нефть химиясе комбинаты һәм «Түбән Кама шина заводы» белән бәйле иде. Ул күп еллар сәнәгатьтә эшләде, хезмәтне саклау һәм иминлек мәсьәләләре белән шөгыльләнде.

Түбән Кама мэры Рәис Метшинның тормыш иптәше Рәзилә Нурулла кызына, уллары Илсур, Айдар һәм Айратка, шулай ук гаиләнең туганнарына һәм якыннарына тирән кайгы уртаклашуын белдерде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре