30 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин яңа бүләк белән котлаганнары өчен рәхмәт белдерде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Telegram-каналында II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнүе уңаеннан «җылы котлаулар» өчен рәхмәт белдерде.
-
Яңалыклар
Казанда «Кеше приюты – юл күрсәткеч җеп» фотокүргәзмәсе ачылды
Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда тәкъдим ителгән экспозициядә фотограф-документалист Артур Назаровның «Кеше приюты» карамагындагыларның тормышын чагылдыра торган 60 эше тәкъдим ителә. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Эш урынында кычкырып көлү эштән куылуга китерергә мөмкин
Әгәр көлү эш процессына һәм хезмәт тәртибенә комачауласа, хезмәткәрне эштән куарга мөмкиннәр, дип сөйләде «Абзац» басмасына биргән әңгәмәсендә юрист Екатерина Нечаева.
-
Яңалыклар
Депутат 1 февральдән 40 социаль түләүнең индексацияләнәчәге турында хәбәр итте
Россиядә 1 февральдән 40 социаль түләү планлы рәвештә индексацияләнәчәк.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Брюссель кемнәр башкаласы?
Соңгы көннәрдә Германия канцлеры игътибарга лаек белдерү ясады: Алман иле армиясен сан ягыннан үстерә алмыйбыз, диде, чөнки ул чакта гаскәр мөселманнардан торачак. Җирле халык булган немецлар бала тапмый, мөселманнар таба. Германиядә беркем дә йөз меңләгән мөселман кулына корал тоттырырга җыенмый. Канцлерның тел төбеннән шул аңлашыла.
-
Яңалыклар
Дәүләт автоинспекциясе, һава торышы начар булу сәбәпле, халыкка ерак юлга чыкмаска киңәш итә
Бүген, 30 гыйнварда, Татарстанда көчле кар яву, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитүе, күрү мөмкинлеге 1000 метрдан да кимрәк булган буран, бозлавык һәм юлларда кар көртләре булуы фаразлана.
-
Авыл
Марат Җәббаров: «Соңгы өч елда фермерлар җитештергән тулай продукция өлеше кимеде»
Фермерлар акрынлап шәхси хуҗалык итүгә күчә, аларда терлек саннары кимү сәбәпле, сөт һәм ит җитештерү азая. Шул ук вакытта куйган таләпләрне үтәп, уңышлы эшләп килүчеләр дә бар. Җир кешеләренең кәефен Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында тоеп кайттык.
-
Язмыш
«Алты баламны калдырып, ничек китим мин?!»
2022 ел коточкыч төш булып күңеленә уелып калган Алсуның: куркыныч диагноз, аны кабул итү, күзенә карап торган алты баласын ятим калдырмас өчен көрәшү. Биектау районының Бимәр авылында яшәүче күпбалалы ана тормышның якасына ябыша.
-
Интервью
Илсөяр Иксанова: «Үзем булып калуны телим»
Аның шигырьләрендә чын сөю тәме дә, югалту газабы, сагыну һәм сагыш шулкадәр йөрәккә үтәрлек итеп язылган. Укыйсың да, бу бит нәкъ минем хисләр, дисең. Үз иҗаты белән ул сине ак болытларга утыртып туган як тугайларына, бәхетле балачак калган туган нигезгә дә алып кайта, фәлсәфи уйларга да этәрә.
-
Яңалыклар
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү срогы автомат рәвештә озайтылмаячак
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контракт төзегәндә төп аерма шунда, анда теркәлгән хезмәт итү срогы автомат рәвештә озайтылмаячак. Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзергә мөмкин булган минималь срок – бер ел. Контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
-
Җәмгыять
Алмаз хәзрәт Сафин: «Елау – ихласлык һәм дөрес күңелле кеше булуның билгесе ул»
Көчлеләр дә елый. Күз яше көчсезлек билгесе түгел чөнки. Киресенчә, балавыз сыгу – ихласлык күрсәткече ул. Бигрәк тә намаз, Коръән укыганда чыккан күз яшьләре игътибарга лаек. Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән ислам динендә елауга мөнәсәбәт хакында сөйләштек.
-
МӨҺИМ
Мәктәп һәм интернеттан түгел, гаепне үзебездән эзләп карыйк
«Үсмер, кулына корал тотып...» Мондый хәбәрләрне ишетүгә «тагын берәү...», «чираттагысы» дип кенә карарга ияләшеп киләбез түгелме? Элек чит ил яңалыкларыннан ишеткән коточкыч хәбәрләр бүген безнең чынбарлыкка әйләнде. Беребез дә бала кулына пычак та, мылтык та тоттырып чыгармый югыйсә. Ни җитми сиңа, бала? Нәрсәне биреп бетерә алмыйбыз?
-
Яңалыклар
Арчада бакчадан ук табигатьне сакларга өйрәтәләр
Арча районының Шушмабаш авылындагы балалар бакчасында экологлар кунакта булган.
-
Яңалыклар
Су чистарту корылмалары контрольдә
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Азат Җиһаншин Казандагы биологик су чистарту корылмаларның торышы белән танышты.
-
Яңалыклар
Тукай һәм Алабуга районнарында зур чүплек табылган
Татарстан экологлары Түбән Суыксу авылы территориясендә 53 кв.метрлы чүплек тапканнар.