Елына 600 мең тонна егәрлектә яңа этилен комплексын файдалануга тапшыру, альтернатив катализаторларда эшләү хисабына технологик процессларның нәтиҗәсен яхшырту, синтетик каучукларны күбрәк җитештерә башлау үсешнең төп факторларына әйләнгән.
ЭП-600 Татарстанда Советлар Союзы чорыннан бирле нефть химиясе өлкәсендә иң зур инвестиция проекты булып тора. Үзенчәлеге – Россия базарын ташлап киткән вендорлардан һәм чит илләрнең лицензиарларыннан башка гына, фәкать СИБУРның белгечләре көче белән, аны файдалануга тапшыру.
Түбән Камада ЭП-600 нигезендә илебезнең базары өчен уникаль һәм ихтыяҗ зур булган продукция җитештерүгә юнәлдерелгән производство кластеры булдырыла. СИБУР белгечләре 2025 елның августында гексен производствосында тәүге продукция алуга ирешкән.
2025 елдан Түбән Камада стирол һәм полистирол производствосы төзелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез