Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов пассажирларны йөртүгә игътибарны арттырырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов пассажирларны йөртүгә игътибарны арттырырга кушты. Бу хакта ул Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу уңайдан халыктан мөрәҗәгатьләр күп килә.

«Бездә пассажирларны йөртү мәсьәләсе «факультатив» рәвештәрәк алып барыла. Биш елда республика автомобиль юллары төзүдә алга китте. Әмма яңа юллар һәм чишелешләр төзү исәбенә генә без бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җәмәгать транспорты пассажирлар өчен уңайлы, ә аның эше сыйфатлы булырга тиеш. "Әгәр бу юлны узмасак, үзебезнең шәхси автомобильләрдә «бөке»юкка чыкканны көтеп утырачакбыз. Шуңа күрә бу мәсьәлә бик мөһим. Фәнни бергәлек белән дә эшләрнә кирәк», – диде ул.

Татарстан Рәисе алга киткән транспорт инфраструктурасы – тотрыклы икътисадның бер өлеше, дип тә өстәде. «Әгәр транспорт инфраструктурасы үсмәсә, икътисад үсмәячәк, без исә үсеш телибез», – диде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре