Газетага язылу

Узган ел Татарстан юлларында 260 кыргый хайван һәлак булган

Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә сөйләделәр.

Хайваннарны бәрдертүнең 257 очрагы теркәлгән. Аларда 260 кыргый хайван тапталып үлгән. Аларның 169 ы поши, 67 кыр кәҗәсе, 24 е башка хайваннар.

Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков машина йөртүчеләрне сак булырга чакырды.

–Юлларда игътибарлы булсагыз иде. Елдан-ел хайваннарны таптату очраклары арта. 2023 елда бу сан – 217, 2024 елда 228 булган. Узган ел исә 13 процентка артып киткән, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре